Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

ТОРТ ӨЧЕН БИСКВИТ

Кирәк: 4йомырка 0,5стакан шикәр комы 1стакан он калак очы белән генә ванилин Ярты бал калагы разрыхлитель Әзерләү: йомыркаларның сарысын агыннан аерасы, аерылган аксымнарны башта акрын, аннары кызурак режимда миксер белән күпертәсе. Яхшылап күперткәч, миксер эшләп торган көйгә калаклап кына шикәр комы саласы, әз генә ванилин салыгыз. Аннан сарыларны кушып болгатып,...

Кирәк: 4йомырка
0,5стакан шикәр комы
1стакан он
калак очы белән генә ванилин
Ярты бал калагы разрыхлитель

Әзерләү: йомыркаларның сарысын агыннан аерасы, аерылган аксымнарны башта акрын, аннары кызурак режимда миксер белән күпертәсе. Яхшылап күперткәч, миксер эшләп торган көйгә калаклап кына шикәр комы саласы, әз генә ванилин салыгыз. Аннан сарыларны кушып болгатып, аларын да калаклап кына миксер эшләп торган көйгә йомырка агына кушасы. Миксер бүтән кирәк булмый. Онны ике тапкырдан да ким иләмәгез, күбрәк иләгән саен яхшырак. Массага иләктән әкренләп кенә бер кул белән или-или он салабыз, икеечесе белән астан өскә таба әкрен генә калак белән болгатабыз. Он белән бергә разрыхлитель дә өстәргә кирәк. Камырны болгатып бетергәч, формага салып, 180градуслы мичтә, 20минут пешерәсе. Пешкәндә газның ишеген ачып карамагыз, ачсаң күперми

АВТОР - РӘФИЛӘ ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев