Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Тутырган тавык.

Тутыру өчен яшь тавыкны эшкәртәләр , эчен-тышын салкын су белән юалар. Алгы яктан, муен яныннан башлап, сакланып кына бармак белән тирене иттән аералар. Тавык тиресе итеннән җиңел куба. Эчен ярган җирне, нечкә ак җеп белән тегеп куялар, йомырка эч куышлыгына төшмәсен өчен, тавыкның муены белән күкрәк куышлыгын каплыйлар. Шуннан соң...

Тутыру өчен яшь тавыкны эшкәртәләр , эчен-тышын салкын су белән юалар. Алгы яктан, муен яныннан башлап, сакланып кына бармак белән тирене иттән аералар. Тавык тиресе итеннән җиңел куба. Эчен ярган җирне, нечкә ак җеп белән тегеп куялар, йомырка эч куышлыгына төшмәсен өчен, тавыкның муены белән күкрәк куышлыгын каплыйлар. Шуннан соң муен ягыннан өреп карыйлар. Әгәр һава чыкмаса, тавыкны тутырырга була. Берәр җиреннән һава чыкса, ул җирне табып тегеп куялар. Тавык тутыру өчен яңа йомыркаларны аерым савытка сыталар, тоз, борыч, сибеп яхшылап болгаталар. Аннары шуңа сөт салып, әйбәтләп туглыйлар. Тавык симез булмаса йомыркага әзрәк атланмай өстиләр. Шул катнашманы тавыкның муеныннан ит белән тире арасына тутыралар. Тавыкны тутырганнан соң, муен тиресен ак җеп белән бәйләп куялар. Тиресе шартламасын, формасы саклансын өчен, марля яки тастымалга төрәләр дә, кайнап торган тозлы суга салып, сүрән утта 1-1,5 сәгать чамасы пешерәләр. Кайнар шулпада тавык кабарып китсә, тиресен берничә җирдән нечкә энә белән тишеп һавасын чыгаралар. Тутырган тавыкны табынга 4 өлешкә, ике - арт, ике ал санга бүлеп кайнар килеш, пешкән бәрәңге яки дөге боткасы белән бирәләр. 1 - 1,2 кг лы тавыкны тутыру өчен: 8 - 10 данә йомырка, 50г атланмай, 200г сөт, тоз, борыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев