Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Тутырылган үрдәк

үрдәк алма әфлисун сарымсак зәйтүн мае тәмләткечләр тоз борыч


Сарымсакны чистартып, бер савытта изәбез. Шунда ук тәмләткечләр, тоз, борыч, зәйтүн мае салабыз һәм болгатабыз. Шуның өстенә 1 әфлисун суы сыгабыз.

Үрдәк суыткычта торган булса, аны җебетәбез, салкын суда юабыз һәм корытабыз. Юеш булса, тәмләткечләрнең тәме сеңмәячәк.

Әзер үрдәкне ясалаган маринад белән майлыйбыз һәм пакетка салып салкынча урынга куеп торабыз.

Ул арада алманы шакмалап, үрдәкнең башын, аягын, бавыр һәм бүтәкәләрен (кем ничек ярата), сарымсакны вак итеп турыйбыз.

Бөтенесен бергә кушабыз һәм тәмләткечләр салып болгатабыз.

Үрдәкнең эчен тутыргач, тегәбез яки тешчистарткыч (зубочистка) белән эләктереп куябыз. Үрдәкне пакетка салып 3 сәгатькә калдырабыз.

Шуннан соң табага берничә кат фольга куябыз һәм өстенә үрдәкне салабыз һәм фольга белән пөхтәләп төрәбез.

Үрдәкне 30 минут максималь утта пешерәбез, аннары 2,5 сәгать акрын утта пешерәбез.

2,5 сәгать үткәч, фольганы ачабыз һәм ачык килеш пешерәбез.

Һәр 10 минут саен үрдәк көеп китмәсен өчен аз-азлап май салып торабыз.
 
Чыганак: #ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев