Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Тылсымлы салфеткалар

Чисталык өчен көрәштә алар алыштыргысыз ярдәмче. Күптөрле салфетка тәкъдим итәләр сатуда. Хуҗабикәләр колагына иң мөһиме - ул сыйфатлы булсын, диясебез килә. • Кафель һәм раковина өчен: Җитен һәм целлюлозадан эшләнгән салфеткалар майны бик тиз бетерә. Иске, озак торган тапларны да оста чистарта. Мондый салфеткаларны ялтырап торган металл өчен дә, пластик,...

Чисталык өчен көрәштә алар алыштыргысыз ярдәмче.

Күптөрле салфетка тәкъдим итәләр сатуда. Хуҗабикәләр колагына иң мөһиме - ул сыйфатлы булсын, диясебез килә.

• Кафель һәм раковина өчен: Җитен һәм целлюлозадан эшләнгән салфеткалар майны бик тиз бетерә. Иске, озак торган тапларны да оста чистарта. Мондый салфеткаларны ялтырап торган металл өчен дә, пластик, эмальне аруландырганда да кулланырга була.

Тылсымлы салфеткалар

• Тәрәзә, пыяла һәм көзге чистартырга: Махсус микросүстән эшләнгән салфетка куллансагыз, эз калдырмас. Мондый салфетка белән савыт -сабаны да сөртергә була.

Тылсымлы салфеткалар

• Идән юыйм дисәгез: Вискозадан эшләнгән идән чүпрәге әйбәт. Чөнки ул суны тиз сеңдерә. Идән юу өчен мондый салфеткаларның бер ягы рельефсыман, икенче ягы - тигез, шома булса отышлырак.

Тылсымлы салфеткалар

• Җиһаз сөртергә: Микрофибра яки вискозадан эшләнгән салфетка кулай булыр. Мондый чүпрәк белән җыештырганда, тузан өй буйлап очып йөрмәячәк. Микрофибра тузанны үзенә сеңдерә һәм җиһазны тырнамыйча чистарта.

Тылсымлы салфеткалар

• Оргтехникага: Антистатик эффектлы салфетка кирәк. Аның белән сөртеп алгач, техникада тузан җыелмый тора.

Тылсымлы салфеткалар

• Тап бетерүче салфеткалар: махсус спиртлы сыеклык сеңдерелгән була. Май, кайнатма, соус, шоколад һәм косметика тапларын бик тиз бетерә.

• Универсаль салфеткалар составына 30 % полиэстир һәм 70% вискоза кушып эшләнә. Алар чыдам була, дымны үзенә сеңдерә. Аш бүлмәсен җыештырганда, хуҗабикәнең зур ярдәмчесе. Шулай ук әшәкене үзенә сеңдерә, теләсә нинди өслекне чистартырга була.

Тылсымлы салфеткалар

Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев