Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

“Унлы“ салат ясыйбыз

Кирәкле әйберләр: 10 уртача баклажан, 10 помидор, 10 татлы борыч, 10 баш суган, 10 төш сарымсак, 10 данә борчаклы борыч, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе, 1-1,5 стакан көнбагыш мае, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз.

Баклажанның кабыгын әрчибез дә, эрерәк итеп турап салкын суга ярты сәгатькә салып торабыз. Бу баклажанның әчесен чыгарырга ярдәм итә. Татлы борычны саламлап, помидорны шакмаклап, суганны боҗралап турыйбыз, сарымсакны изәбез. 

Кәстрүлгә көнбагыш маеның ярты өлешен салып кайнарлатабыз һәм яшелчәләрне түбәндәгечә катламлап тезәбез. Башта – помидор, аннан – баклажан, борыч, суган, сарымсак. Өстенә калган майны, шикәр комы, тоз, борыч салып капкачлыйбыз һәм кайнап чыккач 35 минут томалап пешерәбез. Яңадан аш серкәсе салып 5 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга яшелчәләрне тигез өлештә тутырып капкачлап куябыз.  

 

http://agryz-rt.ru/news/ash-su/unly-salat-yasyybyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев