Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Яңа ел табынына салатлар рецепты

«Көнбагыш» салаты 1 тавыкның түш ите 400 г гөмбә 1 баш суган 3 йомырка 150 г сыр зәйтүн майонез чипслар Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын тезә башлыйбыз. Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына;...




«Көнбагыш» салаты
1 тавыкның түш ите
400 г гөмбә
1 баш суган
3 йомырка
150 г сыр
зәйтүн
майонез
чипслар

Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын
тезә башлыйбыз.
Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына; өченче кат эре угычта уылган
йомыркадан тора; шулай ук майонез ягыгыз;
дүртенче кат - вак угычта уылган сыр. Аның өстенә майонез ягылмый.
Зәйтүнне дүрткә бүлегез, сыр өстен бизәгез.
Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипс­лар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибегез. «Көнбагыш» салаты әзер!



«Юлбарыс» салаты

тавыкның 200 г түш ите
2 баш суган
2 баш кишер
3 йомырка
150 г сыр
100 г кара-җимеш
2 кыяр
1 чәй кашыгы киптереп төелгән
баллы борыч (паприка)
2 теш сарымсак
майонез

Катнашмалар тәлинкәгә катлам-катлам итеп җәелә бара, һәр катламның өстенә майонез ягыла.
Ярымбоҗра рәвешендә туралган суган, алтынсу төскә кергәнче, үсемлек маенда кыздырыла, кәгазь тастымалда саркытканнан соң, тәлинкә төбенә тигез итеп җәелә. Икенче катлам - ваклап, кыздырып алынган тавык ите. Алга таба - эре угычта уылган йомырка, телемләп туралган кыяр, эре итеп уылган сыр катламнары. Шулар өстенә эре итеп уылган һәм тоз, борыч, изелгән сарымсак кушып майда кыздырылган кишер җәелә. «Юлбарыс тиресе»нең буй-буй сы­зыклары караҗимештән ясала.

Кирәк:

* тавык түше - 150 г;
* бәрәңге - 2 данә;
* маринадлаган кыяр - 3-4 данә (вак);
* башлы суган - 1/2 данә;
* йомырка - 3 данә;
* кишер - 1 данә;
* майонез - 3 аш кашыгы;
* тоз, борыч;
* зәйтүн, казылык, яшелчә.

Эш барышы:

1. Маринадлаган кыяр, пешкән бәрәңге, пешкән тавык түше һәм суганны вак шакмаклар итеп турыйбыз.


2. Тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз.

3. Сай тәлинкәгә йөрәк формасында җәябез.


4. Каты пешкән йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Вак угычта төрле савытларга уабыз.
Рәсемдәгечә җәябез.



5. Пешкән кишерне угычта уабыз


7. Этнең колагына охшатып салабыз.


8. Зәйтүннән күз, борын ясыйбыз. Казылыктан - тел. Нечкә туралган зәйтүннән авыз, керфек ясап була.

Яшелчә белән бизибез.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев