Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Яңа рецепт: профитроли!

Кирәк Камыр өчен 1, 5 стакан су 150 грамм 72 яисә 82 процентлы ак май 1, 5 стакан он Крем өчен 250 гр кибет каймагы 250 грамм "омичка" сыры 1 стакан шикәр комы Искәрмә: Рецепт буенча кремга 500 грамм кибет каймагы, яисә творожный сыр, яисә "омичка" гына салырга була. Мин,...


Кирәк
Камыр өчен
1, 5 стакан су
150 грамм 72 яисә 82 процентлы ак май
1, 5 стакан он
Крем өчен
250 гр кибет каймагы
250 грамм "омичка" сыры
1 стакан шикәр комы
Искәрмә: Рецепт буенча кремга 500 грамм кибет каймагы, яисә творожный сыр, яисә "омичка" гына салырга була. Мин, 250 грамм кибет каймагы һәм 250 грамм "омичка" салдым. Крем нык ошады. Тәмле булды. Эш барышында: "Бу кремны тортларны бизәргә дә кулланып була икән", дигән уй килде.
Эш барышы
1.Башта 1,5 стакан су белән 150 грамм ак майны кайнатып чыгардым.
2.Шуңа 1, 5 стакан он салып болгаттым. Бәрәңге измәсенә охшаганрак, куе гына масса килеп чыкты.
3. Масса өй температурасына кадәр суынгач, шуңа 5 йомырка салып болгаттым. Бу эшне миксер белән башкардым.
4.Табага пергамент кәгазе җәйдем дә, кондитер капчыгы һәм махсус насадка ярдәмендә, озынча таякчыклар ясап чыктым.
5. Алдан кызулатырга куелган духовкада 30 минут чамасы, профитролиларның йөзләре кызарганчы пешереп алдым.
6. Алар пешә торган арада крем әзерләдем: "омичка"ны, каймакны, шикәр комын бергә кушып болгаттым.
7. Профитролиларым суынгач, кремны өстенә салдым да, яхшылап болгаттым.
8. Үзенчәлекле чәй ашы әзер дә булды. Инде тәмләп чәй эчәсе генә калды.
9. Кремны болгаткач, профитролиларымны суыткычка алып куйдым, чәй эчүне иртәнгә калдырдым.
Тәме ничек дисезме? Анысын, хөрмәтле хуҗабикәләр, ханымнар һәм туташлар, үзегез пешереп карагач белерсез. Мин бер сүз белән "Искиткеч!" дип кенә әйтә алам!

Чыганак:https://vk.com/public126625242?z=photo-126625242_456239395%2Fwall-126625242_627

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X