Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Өйдә ясалган сыр (рецепт)

Сыр өчен: 1 литр сөт, 1 кг эремчек, 1 бал кашыгы сода, 1 бал кашыгы тоз, 100 грамм атланмай, 2 йомырка. 1 литр сөт кайнап чыккач 1 кг эремчек салып тагын кайнатып чыгарырга, аннары тагын 30 минут сүрән утта кайнатырга. Бу массаны сөзәргә, суы саркып беткәч 1 бал кашыгы сода...

Сыр өчен: 1 литр сөт, 1 кг эремчек, 1 бал кашыгы сода, 1 бал кашыгы тоз, 100 грамм атланмай, 2 йомырка.

1 литр сөт кайнап чыккач 1 кг эремчек салып тагын кайнатып чыгарырга, аннары тагын 30 минут сүрән утта кайнатырга.

Бу массаны сөзәргә, суы саркып беткәч 1 бал кашыгы сода салып болгатырга, катнашма күзгә күренеп күперә.

Аннары 1 бал кашыгы тоз,100 грамм атланмай, 2 йомырка салып яхшылап төерләре калмаслык итеп болгатырга яки блендер кулланырга.

Аннары сүрән утка куеп болгаткалап торырга, куера башлагач уттан алырга.

Сырны савытка салырга, салкын урынга куярга.

Сыр берничә көннән тагын да тәмлерәк булачак.

http://intertat.ru/ash-su/yd-yasalgan-syr-retsept/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев