Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Җылгыр

Элек еш кына, бигрәк тә авылларда, кунакларга киндер орлыгыннан зур пилмән (җылгыр) ясаганнар. Чистарткан киндер орлыгын башта мичтә яки духовкада киптерәләр дә, агач килегә салып, кабыгы орлыгыннан аерылып, орлыгы он булганчы төяләр. Тәйгән орлыкны, савытка салып, бик әйбәтләп, мае калмаслык итеп сыгалар, шуңа күрә бу эш шактый озакка сузыла. Майны...

Элек еш кына, бигрәк тә авылларда, кунакларга киндер орлыгыннан зур пилмән (җылгыр) ясаганнар.
Чистарткан киндер орлыгын башта мичтә яки духовкада киптерәләр дә, агач килегә салып, кабыгы орлыгыннан аерылып, орлыгы он булганчы төяләр. Тәйгән орлыкны, савытка салып, бик әйбәтләп, мае калмаслык итеп сыгалар, шуңа күрә бу эш шактый озакка сузыла. Майны сөзәләр, ә орлыкның кабыгы белән онына салкын су салалар, кабыгы һәм калган май бераздан соң өскә күтәрелә, ә он төптә кала. Кабык белән майны су өстеннән кашык белән җыеп алалар, онлы суны сөзәләр. 10-15 минуттан он төпкә утыра, суын түгәләр. Онга кайнар су салып, ут өстенә куялар, ак төстәге киндер оны өскә күтәрелә башлый, аны тишекле чүмечкә җыялар да яхшылап сөзәләр. Шул боламыкка, вак кына турап, башлы суган һәм тоз салып болгаталар да җылгыр ясыйлар.
Шуннан соң пилмән камырын юка гына җәяләр һәм стакан белән кисәләр. Түгәрәк камыр уртасына 40-50 г әзер боламык салып, камырны урталай бөклиләр, ә тирәсен сумсаныкы кебек чеметеп ябыштыралар, ләкин очларын тоташтырмыйлар.
Әзер пилмәнне тозлы суда, шулпада яки сөттә пешереп алалар, кайнар килеш киндер мае, катык яисә каймак белән ашыйлар.

Бер өлешкә: 300 г пилмән камыры, 400 г боламыгы, 1 башлы суган, 1 л сөт

Чыганак:http://watan.su/ash-bulmase/250-zhylgyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X