Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Йөкле ханымнарга меню

Пьер Дюкан фикеренчә, йөклелек чорында 60 көнлек бер период бар: ул вакытта бала сәламәтлеге булачак әни рационына нык бәйле. Танылган француз диетологы: диабет, симерү кебек киң таралган чирләр хроник төс алганда, йөкле ханымнарның ашавына аеруча игътибар итәргә кирәк, дигән фикердә. Һәм туачак сабыйларда бу куркыныч авыруларны булдырмау профилактикасын ана карынында...

Пьер Дюкан фикеренчә, йөклелек чорында 60 көнлек бер период бар: ул вакытта бала сәламәтлеге булачак әни рационына нык бәйле.

Танылган француз диетологы: диабет, симерү кебек киң таралган чирләр хроник төс алганда, йөкле ханымнарның ашавына аеруча игътибар итәргә кирәк, дигән фикердә. Һәм туачак сабыйларда бу куркыныч авыруларны булдырмау профилактикасын ана карынында ук үткәрергә кирәк, ди. Бу темага үз фикерләрен табиб Дюкан түбәндәгечә бәян итте:

Йөкле ханымнарга меню

Эпидемияне туктат!

Инде икенче буын кешеләре тиз углеводлы азык - төлекне күпләп ашый. Бу ризыклар безнең генетикага чит. Чөнки, Адәм яралганда бу ризыклар әле булмаганда . Ә йөкле ханымнар, өйрәнелгән гадәт буенчә, сәнәгать эшкәртүен үткән ризык ашый. Әлбәттә, зур кешенең ашказаны асты бизе мондый төр ризыкны тиз эшкәртә. Әмма карындагы баланың ашказан асты бизе мондый ризык ашаган әнисенең канындагы кирәгеннән артык глюкозадан зыян күрә. Һәм карындагы бала үсеше бозыла. Ул бала тугач та артык авырлык һәм диабет чиренә дучар булачак. "Тиз углевод" күплеге йөклелекнең 4 һәм 5 нче айларында(нәкъ менә әйтеп үтелгән 60 көндә!) аеруча зыянлы. Чөнки бу чорда карындагы баланың ашказан асты бизе формалашкан чор була.

Йөкле ханымнарга меню

Провокатор ризыклар

Йөкле ханымнарга ниләр ашарга ярамый, нинди ризык табын түрендә булырга тиеш соң? Яралгы җитлегүнең беренче чорында эмбрионның ашказан асты бизе әле булмый да диярлек. Шунлыктан, бу чорда булачак ана күңеленә хуш килгән теләсә нинди ризыкны ашый ала. Әмма тиешле күләмдә генә! Йөклелекнең икенче чорында, бигрәк тә 4- 5 нче айларында тиз углеводлардан саклану кирәк. Менюдан шикәр, ак күмәч, бүрттерелгән дөге, бәрәңге боткасы, камыр ризыклары, газлы су, җиләк - җимеш соклары, пироженое, конфет, токмачны сызып атарга туры киләчәк.

Йөкле ханымнарга меню

Бу ризыкларны кузаклы культура, кара икмәк, кыргый дөге, карабодай, солы кебек акрын углеводлы ашамлыкка алмаштырырга кирәк булыр. Йөклелекнең өченче чорында провокатор ризыкларны ашарга мөмкин, әмма чама белән генә. Бер үзенчәлек: тиз углеводларны чикләү бала үсешенә зыян салудан туктап кына калмый, ул булачак әнине артык авырлыктан да саклый! Шунысын онытмагыз: без тиз углеводлардан симерүгә дучар булабыз! Аксымнар һәм майлар бу мәсьәләдә алай ук куркыныч түгел.

Витаминнар һәм начар гадәтләр хакында:

Ә хәзер йөкле ханымнар өчен махсус витаминнар хакында сөйләшик. Табиб киңәш итмәсә, витаминнарны куллану кирәкмәс. Бер искәрмәдән тыш. Фолий кислотасы йөклелек чорында бик кирәк! Һәм… булачак әниләргә начар гадәтләрдән баш тартырга киңәш итәбез.Спиртлы эчемлек, тәмәкедән тулаем баш тартырга! Чөнки бу гадәтләр бала үсешенә, аның киләчәктәге сәламәтлегенә зур зыян сала.

Пьер Дюканнан өч киңәш:

Йөкле ханымнарга меню

1. Үз - үзеңә "колак сал"! Тозлы ашыйсың киләме? Аша! Нидер ашыйсы килү - организмның үзенчәлекле бер сигналы ул.

2. Хәрәкәт итСпорт белән мавыкмаска киңәш ителә. Ә менә физик активлык кирәк. Бигрәк тә йөклелекнең беренче чорында. Авырлы вакытта йөрү, бию иң отышлы хәрәкәт.

Йөкле ханымнарга меню

3. Төн уртасы җиткәнне көтмичә, йокларга ят. Төнге уникегәз кадәр йоклаган бер сәгать, төн уртасыннан соң йоклаган ике сәгатькә тиң!

Йөкле ханымнарга меню

Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев