Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"4 югары белемем бар. Лондонда укыдым... һәм менә мин төрмәдә..." - 24 яшьлек кызны тураклап чемоданга тутырган

Мәскәү өлкәсенең Раменка районында арендаланган фатирда чемодан эчендә сәяхәтләр турында блог алып баручы кызның мәете табылу турында мәгълүмат чаралары күп язды инде.

Кызның үтерүчесе билгеле. Кулга алынган ирнең исеме - Максим Гәрәев.

32 яшьлек Максимның әтисе улын йөргән кызлары алдында ким-хур күренмәс өчен зур кредитлар алуын сөйләгән. Гомумән, әтисе сүзләре буенча, Максим 2 нәрсә белән мавыккан – фахишәләр һәм пластик операцияләр. Чиләбедә яшәүче әти-әниләре белән Максимның мөнәсәбәтләре яхшылардан булмган. Әтисе сүзләре буенча, Максим - миллионнарча кредитлар чоңгылында. Имеш, фатир алганда ипотекага да, пластик операцияләргә дә, бетмәс-төкәнмәс сөяркәләренә Максим даими рәвештә кредитлар алган. Җитмәсә, соңгы арада эшсез калган. Әтисенең сүзләре буенча, улының айлык түләүләре 200 меңнән дә артып китә. “Кайчагында шалтыратып акча таптыра иде бездән, соңгы 10 мең акчаларыбызны биргән чаклар да булды. Бурычларн каплатыр өчен фатирыбызны сатып, үзебез дә ипотека сазлыгына баттык”, - ди ата кеше.

Журналистларга тормышы турында сөйләгәндә, Максим Гәрәев йөзен яшерә. Оялудан түгел, юк, ул телевидениедән аның шешенгән йөзен күрсәтерләр дип борчыла.

Судта Максим-Кен тәүбәгә килә:

- Беренче чиратта Катяның әти-әниләре алдында гафу үтенәсем килә, - ди ул.

- Үзегезне ничек хис итәсез? –дип сорый Максимнан журналист.

 

- Ә ничек уйлыйсыз? Минем 4 югары белемем бар. Лондонда укыдым... һәм менә мин төрмәдә...

Төнге күбәләкләр яратучы Кен кушаматлы ир (исеме Максима) 24 яшьлек Екатерина Карагланова аны җенси планда мыскыллады дип сөйләгән. Акчасы аз булуда да үртәгән. Соңгы очрашуда “нищеброд”, “страшный” сүзләреннән соң түземлеге беткән ир пычакка үрелә.

Автор : Шакирҗанова Әлфия

Чыганак: "Московский комсомолец"

Фото: Ачык чыганаклардан.

https://omet-rb.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев