Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кассир банктан 23 миллион урлап качкан

«Россельхозбанк» кассасыннан 23 миллион сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны Таҗикстанга качкан булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Белгечләр Хәйруллинаның банктан акча урлау операциясе җентекләп уйланылган һәм Таҗикстанда туып үскән ире Марат ярдәме белән башкарылган дип саный. Качкыннар үзләре белән балаларын һәм якыннарын алып, Маратның туган ягына юл тоткан булуы ихтимал.

27 май эш көне азагында, банкта кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина, зур суммада акча алган. Яшәү урыны буенча Луиза үзе дә, ире дә, балалары да табылмаган.

Хайруллинар гаиләсе, юкка чыкканчы, машиналарын саткан. Моннан тыш, Луизаның кызлары гаиләләре белән «җылы диңгезгә» китәргә теләве турында сөйләгән була.

 

Шулай итеп, Башкортстан республикасы, Салават шәһәрендә яшәгән Луиза Хәйруллина әлегә кадәр тотылмаган. Аңа карата зур күләмдә акча үзләштерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Фото: МВД.

https://life.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев