Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын нәтиҗәсендә бала һәлак булган, өч өлкән кеше зыян күргән

Башлангыч версия буенча, янгын җылыткыч төзек булмау аркасында башланган.

Казанда биш катлы йорттагы янгын нәтиҗәсендә бала һәлак булган, өч өлкән кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2.40 сәгатьтә Косманавтлар урамындагы биш катлы йортта фатир януы турында хәбәр ашыгыч ярдәм хезмәтләренә 112 номерына килде. ПСЧ № 6 янгын сүндерүчеләре 28нче йортка килеп җиткәч, икенче каттагы өч бүлмәле фатирда, 10 квадрат метр мәйданда әйберләр януын ачыклый.

Янгын нәтиҗәсендә өч олы кеше һәм бала зыян күрде. 87 яшьлек һәм 41 яшьлек хатын-кызлар, шулай ук 42 яшьлек ир-ат 7нче Шәһәр хастаханәсенә яну продуктлары белән агуланып озатылган. 11 яшьлек малайны авыр хәлдә хастаханәгә китерәләр, анда ул иртәнге дүрт сәгатьтә үлгән.

Башлангыч версия буенча, янгын җылыткыч төзек булмау аркасында башланган.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X