Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә эретеп ябыштыру эше вакытында янгын чыккан

Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә эретеп ябыштыру эше вакытында янгын чыккан

Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә янгын кулланылмый торган батут үзәгендә эретеп ябыштыру эшләре алып барган вакытта чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Янгын эретеп ябыштыру эшләре алып барган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», - дип белдерделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шулай ук билгеле булганча, быелның мартында сәүдә үзәгендә ТР прокуратурасы инициативасы белән тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 22 очрагы ачыкланган. Сәүдә үзәге директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм 10 мең сум күләмендә штраф салынган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектында урнашкан «Старт» сәүдә үзәгендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Комплексның администрациясе тарафыннан 72 кеше (шуларның 30ы – балалар), шулай ук сәүдә үзәгенең 18 хезмәткәре эвакуацияләнгән.

 

Ут белән көрәшүчеләр янгынны санаулы минутлар эчендә сүндергән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев