Үлемгә таба очыш. Бал кортларының 17 ел гомере калып бара
Статистика мәгълүматларын өйрәнү фәнни-тикшеренү институты белгечләре хәбәр итүенчә, Россиядә ун ел эчендә бал кортлары 40 процентка кимегән. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатларында төрле сәбәпләр белән кыргый бал кортларының – 90, умарта кортларының 80 проценты җан тәслим кылган.
Дөньякүләм фәнни өйрәнүләргә нигезләнеп “Органик җир эшкәртү берлеге” галимнәре кисәтүенчә, “хәлләр алга таба да шулай дәвам итсә, бал кортлары 2035 елга тулысынча юкка чыгарга мөмкин. Нәтиҗәдә бүген җитештерелә торган агрокультураларның өчтән берен үстерү мөмкин булмаячак. Бал кортларының юкка чыгуы, тулаем алганда, дөньякүләм экологик фаҗига китереп чыгарырга мөмкин”.
Әлеге проблема Берләшкән Милләтләр Оешмасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләрен өйрәнү хезмәте белгечләрен дә борчый. Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәр өчен БМО һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 20 майны Бөтендөнья бал кортлары көне буларак билгеләп узарга дигән карар кабул итте. Аның нигезендә игенчелектә пестицидлардан файдалануда билгеле бер тәртип урнаштыру буенча Халыкара кодекс кабул ителгән. “Җир йөзендә яшәүче һәркем бал кортларын саклау буенча шәхсән үзе дә җаваплы икәнлеген тоеп яшәргә бурычлы. Бал кортларын тукландыру өчен шәхси хуҗалыгындагы җир кишәрлегендә чәчәкләр булса да үстерү кирәк”, – ди БМОның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләрен өйрәнү оешмасы җитәкчесе Жозе да Сильва.
Әмма карар кабул итү – бер, аны үтәү – бөтенләй икенче. Югыйсә, Европа илләрендә чүп үләннәр белән көрәш максатында, глифосат катнашмасы белән ясалган гербицид файдалануны тыю турында карар инде берничә ел элек кабул ителгән иде. Әмма аны үтәргә ашкынып торучы гына азрак. Шул исәптән Россия төбәкләрендә дә бал кортларының үлеменә сәбәп булган агулы матдәләр актив файдаланыла. Татарстанның кайбер районнарында ел саен диярлек шундый фаҗигаләр кабатланып тора. Россиянең органик авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Иван Гәрәев әйтүенчә, Белгород өлкәсеннән кала, илнең күп төбәкләрендә пестицид, гербицид һәм башка төрле препаратларны куллану дәвам итә. Мул уңыш алуның башка төрле үтемле чараларын эзләү һәм табу урынына Җир-ананы агу белән сыйлау җиңелрәк, күрәсең. Ә ул препаратларның бал кортларын гына үтереп калмыйча, тереклек дөньясына, ахыр килеп, үзебезнең организмга никадәрле зур зыян салуы турында уйлап та карамыйбыз бугай. Ә менә Белгород өлкәсендә бу турыда күптәннән уйланалар. Башкалар агулы матдәләр файдалануны арттыра барганда, бу өлкәдә аны соңгы елларда гына да бермә-бер киметкәннәр. Уңышны арттыруның биологик алымнары да ел саен күбрәк файдаланыла. Әлеге чаралар бал кортларының саны артуга уңай тәэсир итә, – ди И.Гәрәев.
Бу урында Эйнштейнның кисәтүен кабатлап үтү урынлы булыр. Бөек галим әйтүенчә, бал кортлары бетә калса, кешелек дөньясы дүрт елдан артык яши алмаячак. Белгечләр дә: “Үсемлекләрнең 75 проценты бал кортлары аша серкәләнә”, – дип фаразлый. Бал кортлары юкка чыкса, алмагачлар алма бирмәячәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, башка төр культуралар да юкка чыгарга мөмкин. Шәхсән үземә бу турыда тәҗрибәле агрономнар белән фикерләшергә туры килгәне бар. Күбесе, хуҗалыклар бүген агулы препаратларсыз мул уңыш алып булмый, дигән фикерне алга сөрә. Ә менә “Органик авыл хуҗалыгы берлеге” җитәкчесе Сергей Коршунов, киресенчә, пестицид һәм башка төр агулы матдәләрне кулланмаганда да мул уңыш алып була, дип раслый. Органик авыл хуҗалыгы системасында агулы матдәләрне куллану гомумән тыела. Дөрес, Кытайдагы кебек үсемлекләрне көн саен селкетеп йөреп, серкәләндерергә дә буладыр. Яисә АКШ, Япония, Польшаның кайбер хуҗалыклары сыман, махсус очкычлар ярдәмендә чәчәкләрне җимеш бирерлек итәргә мөмкин. Әмма бал кортлары бу эшне кешедән яхшырак башкара. Ходай безне ул көннәргә калдырмасын иде инде. Бер кашык (30 гр) балны 200 корт көне буе җыя. Бер умарта күче сезонга уртача 27-45 килограмм бал туплый. Эшче кортлар җәен өч атнадан алып алты атнага кадәр яши (кышлаучыларыныкы – алты ай) hәм шул вакыт аралыгында бер кашык бал җыеп өлгерә. Бал корты нектар артыннан 8 чакрымга кадәр юл үтәргә сәләтле. Умарта күчендә 15 меңнән алып 80 меңгә кадәр бал корты була. Бүген дөньяда 50 миллионнан артык корт күче бар дип санала. Алар елына миллион тоннадан артык бал җитештерә.
Фото: pixabay.com | Pixels
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев