5 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чит ил журналистлары алдында чыгыш ясады
Ансамбль артистлары берничә композицияне уен кораллары белән җырлап-биеп башкарды.
-
Игелекле хезмәттә үткән гомер
Бу көннәрдә районыбызның күренекле җитәкчеләренең берсе, бүген районның җир һәм мөлкәти мөнәсәтләр палатасын җитәкләүче Наил Миңнехан улы Сөнгатуллин үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шушы уңайдан ул хәзер район җитәкчелегеннән, хезмәттәшләреннән, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул итә. Әлеге котлауларга без дә кушылабыз һәм юбилярга иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
-
Казанда Чемпионат матчы узганга, иртәгә эш көнен кыскартырга киңәш итәләр
Казан мэриясе оешма җитәкчеләренә иртәгә, 6 июльдә, эш көнен 14.00 сәгатьтә төгәлләргә тәкъдим иткән. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин шул хактагы документны имзалаган. Бу турыда мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда төзелештә башнялы кран ауган
Татарстанда төзелештә башнялы кран ауган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Казан табиблары дүртенче каттан егылып төшкән баланың гомере өчен көрәшә
Ике яше дә тулмаган бала Казанның Спартак урамында урнашкан йортның дүртенче катыннан килеп төшкән. Сабый тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәренә таянган
-
Үлемгә таба очыш. Бал кортларының 17 ел гомере калып бара
Статистика мәгълүматларын өйрәнү фәнни-тикшеренү институты белгечләре хәбәр итүенчә, Россиядә ун ел эчендә бал кортлары 40 процентка кимегән. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатларында төрле сәбәпләр белән кыргый бал кортларының – 90, умарта кортларының 80 проценты җан тәслим кылган.
-
Рөстәм Миңнехановны «Астанага 20 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр
ТР Президентына медальне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды.
-
Татарстанда куркынычсыз су коену урыннары исемлеге төзелгән
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада су коену һәм ял итү өчен куркынычсыз урыннар исемлеген төзегән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лаеш районында җиңел машина бораулау корылмасы куелган тракторга бәрелгән
Лаеш районында “Лада” автомобиле бораулау корылмасы куелган тракторга бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
5 июльдә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал
Татарстан синоптиклары 5 июльгә республика һәм аның башкаласында яшәүчеләргә яшен, көчле җил һәм боз фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Татарстанда 5 айда профилактик прививкадан 50 мең кеше баш тарткан
Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда профилактик прививкадан 50 мең кеше баш тарткан, аның 96 проценты балалар арасында. Бу турыда бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында узган "түгәрәк өстәл”дә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
-
Канадада эсселектән 19 кеше үлгән
Канаданың көньяк провинциясе Квебекта 19 кеше аномаль эсселектән үлгән. Бу турыда җирле сәламәтлек саклау органнарына сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.
-
ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, тармак оешуга 25 ел тулу уңаеннан һәм мал табибы һөнәренә кызыксыну тудыру максатыннан, балалар һәм яшүсмерләр арасында “Мин – булачак мал табибы” исемле иҗади бәйге игълан итә. Бу хакта “Татар-информ”га идарәнең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте
-
Татарстанда Зәй елгасында балыкчы батып үлгән
Татарстанда Зәй елгасында балыкчы батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела
Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.