Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры пәйда булачак

2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. "Без инфраструктура әзерләүне дәвам итәбез һәм бүген Казанның дөнья чемпионатына иң әзерлекле шәһәр булуы турында әйтергә мөмкин. Кайдадыр стадионнар әле төзелә генә, бездә ул инде хәзер үк әзер. Берничә...

2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

"Без инфраструктура әзерләүне дәвам итәбез һәм бүген Казанның дөнья чемпионатына иң әзерлекле шәһәр булуы турында әйтергә мөмкин. Кайдадыр стадионнар әле төзелә генә, бездә ул инде хәзер үк әзер. Берничә күнекмә мәйданчыгы бар, аларда инде җыелулар оештырылды. Шулай ук дөнья чемпионатына тагын берничә күнекмә мәйданчыгы төзибез. Алар табигый газонлы футбол кыры булачак: аларның берсе - "Свияга" ату комплексында, тагын берсе "Идел" яшьләр үзәге территориясендә, шулай ук Тынычлык бистәсендәге "Динамо" стадионы һәм "Трудовые резервы" стадионында берәр кыр урнаштырылачак», - дип ассызыклады министр.

Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскта узачак. Татарстан башкаласында дөнья чемпионатының алты матчы: төркем этабының дүрт уены, шулай ук 1/8 һәм 1/4 финалның берәр матчы үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев