Теләче Информ

13 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2017 - 18:02
    Казанда Тынычлык һәм килешү көнен бәйрәм итәчәкләр
    Казанда 17 сентябрьдә Тынычлык һәм килешү көненә багышланган бәйрәм Горки-Әмәт урман-паркында оештырыла. Бәйрәм чарасын Татарстанның иҗатчы яшьләр академиясе белән Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бергә оештыра. Бәйрәм чарасы 15.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Монда балалар өчен интерактив уен зоналары, мастер-класслар, төрле кызыклы уеннар, Казан блогерлары катнашында instameet...
    503
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 17:53
    Татарстанлылар онкологларда бушлай тикшеренү үтә ала
    Республиканың клиник онкология диспансерында 18-22 сентябрь көннәрендә Татарстан халкына бушлай консультация алу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кабул итү алдан язылу буенча алып барылачак. 8 (843) 525-73-92 телефоны аша 15 сентябрьгә кадәр алдан язылып кую мөмкинлеге бар.
    541
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 12:55
    Синоптиклар Казанда һәм Татарстанда урыны белән көчле җил һәм яшенле яңгыр фаразлый
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 14 сентябрьдә һава торышы бозылуы көтелә. Синоптиклар иртәгә көндез һәм кич белән республикада урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда җил секундына 15-20 метрга кадәр) көчле көньяк җил көтелә. Бик көчле яңгыр яварга мөмкин. Татар Информ
    593
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 12:50
    Кабак кайнатмасы (рецепт)
    Кайнатма өчен: 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон. Эш тәртибе: кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10-12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон...
    441
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 12:45
    Роспотребнадзор: Россиядә балаларның 12 проценты гына тулысынча сәламәт
    Россиядә сау-сәламәт балалар саны 12 проценттан артмый, мәктәп укучыларының күбсендә хроник чирләр бар, - дип җиткерә "РИА Новости", Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән. Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы унъеллыкта балалар сәламәтлеге какшау 1,5 тапкырга, ә хроник авыручылар саны 2 тапкырга арткан. "Сәламәт балалар саны...
    581
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 12:00
    15 сентябрь көнне “Батыр” спорт комплексында ТР Дәүләт алкоголь инспекциянең Арча территориаль бүлеге белгеч-эксперты, гражданнарны кабул итәчәк
    Гражданнарны кабул итәчәк 15 сентябрь көнне "Батыр" спорт комплексында, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциянең Арча территориаль бүлеге белгеч-эксперты Альфира Рифнур кызы Гобәйдуллина гражданнарны кабул итә. Хөрмәтле райондашлар, белгеч-экспертка районда спиртлы эчемлекләр сату, кулланучыларның хокукларын яклау буенча булган сораулар белән мәрәҗәгать итә,...
    319
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 11:46
    Чын фәрештә булдыңмы әллә? (МОГҖИЗА)
    Гаҗәп һәм сәер хәлләр безнең тормышта әледән-әле кабатланып тора. Әмма күпчелек очракларда без аларга әһәмият бирмибез. Менә шундыйларның берсе. Бу хәл мин Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәрендә яшәгәндә булды. Ул көнне мин Ростовка барырга, аннан самолет белән Мәскәүгә очарга тиеш идем. Билет алып, автобус бусагасына баскач, арттан бер кеше җиңемнән тартты....
    0
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 11:20
    16 нче сентябрь көнне район үзәгендә Татарстан кроссы 2017 булып узачак.
    16 нче сентябрь көнне "Татарстан кроссы - 2016" кысаларында Теләче авылында оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында кросс үткәреләчәк. Җыелу урыны - район хакимияте бинасы каршындагы мәйдан. Катнашучыларны теркәү вакыты - 11.30 сәгатьтә. Ярыш 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларның медицина белешмәләре булуы шарт, алар хөкемдарлар коллегиясе тарафынннан ярыш көнендә кабул итеп...
    341
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 11:10
    2016 елда югалган студентның мәетен Болгар шәһәре янында тапканнар
    «Сережа где же ты, ведь сегодня у тебя юбилей 20 лет, самый тёплый рассвет, а тебя все нет и нет, мы тебя все очень любим и ждём, вернись пожалуйста», - дип язган егетнең әнисе социаль челтәрдәге битендә. Сергейның беркемгә дә, берни әйтмичә югалуын беркем дә аңлата алмый. Егет Казанда, Авиацион-техник...
    572
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 10:36
    «Ана рәнҗеше төшеп, дөм сукыр булса да, эчүдән, кунакка «дуслар» чакырудан туктамаган ул»
    Йомышым төшеп, кайчандыр гаиләбез белән яшәгән төньяк шәһәрләрнең берсенә сәфәр чыктым. Вагонга кереп урнашкач, тирә-ягыма күз салдым. Барасы юл ерак, юлдашларым кемнәр икән дим. Төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре икән… //Татарстан яшьләре// Поезд кузгалып китте. Урнашып бетеп, «күршеләр» белән танышкач, чәйләп алдык. Күп тапкырлар сынаганым бар: поездда кешеләр бер-берсе белән...
    662
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 09:46
    В ЦРБ продолжается вакцинация от гриппа
    Вакцинация - надежная и эффективная мера профилактики гриппа. В Республике Татарстан в медицинских организациях по месту прикрепления полиса обязательного медицинского страхования проводится вакцинация против гриппа. В ЦРБ ежедневно растет число сотрудников, прошедших вакцинацию. Через 14-21 день после вакцинации развивается иммунитет, который обеспечивает защиту от заболевания гриппом. Защитные антитела, выработанные после...
    311
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 08:25
    4 - 11 cентябрь көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
    4 сентябрь көнне Теләчедә "Туган авыл" кафесы янында ике җиңел машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. Шул ук көнне Үзәк бистәсендә яшәүче 1953нче елгы хатын - кыздан көн саен бер казы югалуы турында хәбәр керә. 5 сентябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан трактор белән исерек хәлдә идарә иткән тракторчыга...
    307
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 08:21
    Лениногорск районында КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган
    Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән. Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме...
    898
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 08:04
    2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры пәйда булачак
    2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. "Без инфраструктура әзерләүне дәвам итәбез һәм бүген Казанның дөнья чемпионатына иң әзерлекле шәһәр булуы турында әйтергә мөмкин. Кайдадыр стадионнар әле төзелә генә, бездә ул инде хәзер үк әзер. Берничә...
    534
    0
    0
  • 13 сентябрь 2017 - 08:00
    2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сату 14 сентябрьдә башлана
    2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатының финал матчларына алдан билет сату 14 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә башлана, тамашачылар билет алуга гариза бирә ала. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС. Беренче сату этабы 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр гаризалар саны булган урыннар...
    568
    0
    0
Реклама