Ул РФ Административ хокук бозу кодексының 12.27 нче маддәсе 2 нче бүлеге (үзе катнашкан һәлакәт урынын калдырып китү) нигезендә гаепле, дип табылды һәм 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы административ җәза билгеләнде. Моңа машина йөртүченең 18 сентябрьдә һәлакәт урынын ташлап китүе сәбәпче булды: аның юлда поши бәрдерүе ачыкланды. Моннан тыш табигатькә килгән зыян 40 мең сум, дип бәяләнде.
intertat.ru