Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Батырлар онытылмый!

Бүген, 20 ноябрь көнне Саба районы Олы Кибәче авылында тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышыннан исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан ветераннар истәлегенә һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачылу тантанасына Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр, авыл халкы кунак булып килде....

Бүген, 20 ноябрь көнне Саба районы Олы Кибәче авылында тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышыннан исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан ветераннар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәл ачылу тантанасына Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр, авыл халкы кунак булып килде.

Һәйкәлне эшләтүдә башлап йөргән иганәче Рифкать Шафиков тарафына бу чарада күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Шунысын да әйтү кирәк, Рифкать әфәнде әлеге Кибәче авылында туып үскән. Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов иганәчегә алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде.

Бу турыда тулырак мәгълүмәтне "Теләче" гәҗитенең киләсе саннарында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев