20 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Игътибар, Татарстанда буран дәвам итәчәк!
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда шторм кисәтүе игълан итте. Бүген, 20 ноябрьнең 17:00 сәгатеннән 21 ноябрьнең 23:00 сәгатенә кадәр республика районнарында көчле явым-төшемнәр - юеш кар һәм карлы яңгыр явачак. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 22-27 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда - бозлавык,...
-
Батырлар онытылмый!
Бүген, 20 ноябрь көнне Саба районы Олы Кибәче авылында тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышыннан исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан ветераннар истәлегенә һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачылу тантанасына Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр, авыл халкы кунак булып килде....
-
Рәйханалы китап кулымда
Ак карларга карап, уйга талдым, Учларыма алдым, эреде. Ак бураннар кара хәбәр бирде, Тәнем буйлап салкын йөгерде. Гает иртәсендә китеп барды, Бар табигать әрнеп елады. Киң даладай иркен пакь күңелдән Якты истәлекләр, нур калды. Күз алдымда каләм тоткан куллар, Тәүге хәрефләрне тезгәне Гомер дигән җимеш куагына Шигырь тәлгәшләре элгәне. Гомер...
-
Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгын алыштырганда медсправка таләп итү практикасын тыячак
Машина йөртүчеләргә тиздән кайбер очракларда, аерым алганда, таныклыкны югалтканда яки фамилияне алыштырганда медицина справкасын алу артыннан йөрергә кирәк булмавы бар. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы шундый закон проектын әзерли. Документтан күренгәнчә, медицина белешмәсе бары 3 очракта гына: автомәктәптә укып бетергәч таныклык алганда, таныклыкның срогы чыгып (10 ел саен) яңа таныклык алганда,...
-
Юдино бистәсендәге янгында ике кешенең гомере өзелгән
Янгын бүген - 20 ноябрь иртәсендә булган. Гадәттән тыш хәл турында янгын сүндерү хезмәтенең кизү бүлегенә 4:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Хәбәр кереп 2 минут узу белән коткаручылар янгын булган урынга килеп тә җитә. Ике катлы кирпеч йортта ике бүлмәле фатир януы ачыклана. Янгынны сүндергән вакытта ике кешенең үле гәүдәсе табыла....
-
Татарстанда давыл турында кисәтәләр
Республика кешеләрен көчле карлы явым-төшемнәр, бозлавык һәм бураннар көтә Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр...
-
Казанга Дмитрий Рогозин килә
Бүген кич Казанга РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин киләчәк. Эш сәфәре белән килүче башкала кунагын Казан аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алачак. 21 ноябрьдә Дмитрий Рогозин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводның оешуына 120 ел тулу уңаеннан уздырылучы тантаналы чарада катнашырга җыена. intertat.ru
-
Максабаш балалар бакчасы башкаларга үрнәк
19 ноябрь көнне Максабаш балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , "Велосипедчы өчен юлда йөрү кагыйдәләре һәм билгеләре" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максат - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. оМаксабаш балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында...
-
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелде
16 - 20 ноябрь көннәрендә Теләче районы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан транспорт белән идарә итүчеләргә 17 административ беркетмә төзелде. Җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәгән өчен 3, куркынычсызлык каешлары куелмаган өчен 6, дәүләт теркәү номерлары күренмәү сәбәпле 6 беркетмә төзелде. 1997 елгы машина йөртүчегә машина йөртү таныклыгы булмаган өчен беркетмә төзелде. 1979 елгы машина...
-
Тәнне генә түгел, җанны да
Бу көннәрдә үзәк телеканаллар Подольск шәһәрендә яшәүче дүрт һәм ике яшьлек ике баласын үтергән, хатынына авыр тән җәрәхәте ясаган Сергей Милованов турында сюжет күрсәтеп арыды. Җан өшеткеч гамәл. Туризм бизнесы белән шөгыльләнүче гаилә башлыгын мондый адымга ни этәргән? Гаепне кемнән, нәрсәдән эзләргә соң? Мондый коточкыч гамәлләрне булдырмый калыр өчен нәрсә...
-
Теләче муниципаль районы Советы утырышында 2016 елга район бюджеты беренче укылышта кабул ителде
Бүген, 20 ноябрь көнне 07.00 сәгаттә районның администрация бинасының актлар залында Теләче муниципаль районы Советының дүренче пленар утырышы булды. Көн тәртибенә куелган темалар: 1. 2016 елда Теләче районында социаль-икътисади үсеш фаразлары турында. 2. Теләче муниципаль районының 2016 елга бюджет проекты турында (беренче укылыш). 3. Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнарына...
-
Күркәм һәм ышанычлы күренсә дә (снегоходлар хуҗалары игътибарына)
Һәр чорның үз яңалыгы булган кебек, соңгы елларда кышкы чорда кулланылучы кардан йөрүче техника (снегоход) авыл җирлекләрендә дә үсешкә юнәлеш алды. Ягъни район җирлегендә билгеле бер күләмдә мондый техника ияләре барлыкка килде. Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны куллану вакытында куркынычсызлык чаралары мөһим санала. Шуна күрә әлеге техниканы сатып...
-
Уңышлы чыгыш ясадылар
17 ноябрь көнне Арчада Рамил Курамшин исемендәге баянчыларның 5 нче Республика конкурсы булып үтте. Бәйге өч төркемгә бүленеп: музыка мәктәбе укучылары, Арча педагогия көллиятенең беренче, икенче һәм өченче, дүртенче курс студентлары арасында үткәрелде. Конкурста Арча педагогия көллияте студентлары, Казаннның 17 нче, Чаллы шәһәренең 18 нче номерлы, Яшел Үзән, Әтнә, Арча...
-
“Нечкәбил-2015” хатын-кыз гүзәллеге, әниләр һәм гаилә конкурсы” финал ярышлары турында белми калмагыз
Билгеле булганча, Республикабызда "Нечкәбил" конкурсы беренче генә ел үткәрелми. Әлеге конкурста гаилә учагын саклап яшәү белән бергә җәмгыятьтә дә зур уңышларга ирешкән, яхшы, изге эш-гамәлләр кылып яшәуче хатын-кызларыбыз катнаша. Быел да конкурс бик җанлы бара, инде менә финал өлешен күрер көннәр дә җитеп килә. Финалга Татарстанның 10 район һәм шәһәрләреннән...
-
Фәрит Мөхәммәтшин: “Әгәр дә авыл халкының хезмәтен күреп бәяләмәсәк, алар шәһәргә күчеп бетәчәк”
ТР парламенты депутатлары авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга кагылган закон проекты кабул итте. (Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге XIII утырышында "ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсешенә ярдәм итү турында"гы закон проекты каралды. Аны депутатларга экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты...