Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бу кызык: җырчы Гөлгенәнең яңа анимацион клибын карамый калмагыз!

Популяр юмор остасы, автор-башкаручы Гөлгенә "Ирләргә булмый ярап" җырына үзенчәлекле клип төшергән. Үзе әйтүенчә, бу - татар эстрадасында беренче анимацион клип. "Элек "Заман" төркемендә андый клип бар иде, ләкин урыны белән генә. Ә бу тулысынча анимацион булды", - ди Гөлгенә. - Гөлгенә, карап торышка клип бик гади кебек тоела. Аны...

Популяр юмор остасы, автор-башкаручы Гөлгенә "Ирләргә булмый ярап" җырына үзенчәлекле клип төшергән. Үзе әйтүенчә, бу - татар эстрадасында беренче анимацион клип. "Элек "Заман" төркемендә андый клип бар иде, ләкин урыны белән генә. Ә бу тулысынча анимацион булды", - ди Гөлгенә.


- Гөлгенә, карап торышка клип бик гади кебек тоела. Аны төшерергә күпме вакыт сарыф ителде?

- Клипны ясау 2 елга якын сузылды. Барлыгы 5 клибым бар. Ләкин монысы иң мәшәкатьлесе булды. Минем җырлаганны 10 минутта төшердек, ә мультфильмны ясау, образ уйлап табу, сценарий язу, монтажлау, кадрларны кушу җиңел булды дип әйтә алмыйм. Сценарийны үзем яздым. Дөрес, аның өчен бик күп мультфильмнар карарга туры килде. Шулай итеп, балачакны да искә алдым, мультфильмнарны соңгы тапкыр кечкенә чакта караган идем. Рәсем ясаучы да миңа ярарга тырышты. Аңа бит һәр хәрәкәтне ясарга кирәк. Миңа ошамаган җирләрен төзәтеп яңадан ясадык. Монтажны да ахырда әз генә үзгәртеп үзем ясап бетердем.

- Ни өчен нәкъ менә "Ирләргә булмый ярап" җырына анимацион клип төшерергә булдың?

- Җырның үзендә дә кызыклы тавышлар яңгырый. Мәсәлән, хайваннар, табигать һәм башка тавышлар. Әллә шул авазлар, әллә ирләр фантазиямне ачып җибәрдеме... Сценарийны төзегәндә, кайбер кадрларны кертмик дигәннәр иде, мин: "Калсын, нәкъ шулары кирәк", - дидем. Нәрсәгә яшерергә аны, дөресе шул бит! Ләкин дөреслекне юмор аша күрсәтергә тырыштык. Җырның авторларына килгәндә, көен үзем иҗат иттем, сүзләрен Мәгъмүрә Хөрмәтуллина язды.


Эльвира Шакирова

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев