10 декабрь 2015 яңалыклары
-
10 декабрь - Кеше Хокуклары Көне
Бүген, 10 декабь - Кеше Хокуклары Көне. Сезне чын күңелдән халыкара бәйрәм - Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм БМО Баш Ассамблеясе тарафыннан сугыштан соң - 1950 елның 4 декабрендә раслана. 10 декабрь - 1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары турында Гомум Декларация кабул итү хөрмәтенә сайланган. Аның...
-
Ал тәгәрмәче тарта торган машина белән бозлавыкта ничек имин йөрергә? (Видео)
Һава торышы бу көннәрдә бик тотрыксыз, әле җылыта, озак та үтми, яңадан суыта. Һава температурасының шулай уйнавы юлларда бозлавыклар барлыкка килүгә бер сәбәпче булып тора. Шуңа күрә без сезнең игътибарга бозлавыклы юлда бәлагә тарымас өчен ничек дөрес йөрергә өйрәткән видео тәкъдим итәбез. Бу видео-дәрес ал тәгәрмәчләре тарта торган (переднеприводный) машиналар...
-
Район мәктәпләрендә "Без коррупциягә каршы" исемле чаралар үтә
Олы Мишә урта мәктәбендә "Без коррупциягә каршы" исемле чара булып узды. Бу чарада районыбыз вәкилләре - район Советы аппараты җитәкчесе Мубинов И.В., район прокуроры ярдәмчесе Зиннәтуллин Р.Р., район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләр буенча ядәмчесе Шигабутдинова Ч.И., Олы Мәтәскә авылы мәчете имам-хатибы Файзуллин И.Г. катнаштылар. Кичәне мәктәп директоры башлап җибәрде....
-
Җәнәй авылы янындагы тау башында айлы манарадан Азан моңы яңгыраячак! (радио тапшыруы)
Күптән түгел генә районыбызның уңган кешесе Рифкать абый Шәфыйков Җәнәй авылы кырыендагы тау башына матур гына айлы манара эшләп куйды. Әмма ул гади генә манара түгел, анда һәр җомга көнне манарадан тирә-якка азан яңгырап торачак. Рифкать абый ни рәвешле боларны тормышка ашырган, барысы турында да ул Лилия Кыямовага бәйнә-бәйнә сөйләп...
-
Җырчы Сөләймән Йосыповның бертуган энесе Фәрит абый белән әңгәмә
Халкыбызның мәшһүр җырчысы Сөләймән Йосыповның Алан авылында гомер итүче энесе Фәрит абыйлар гаиләсе турындагы тапшыру. Тапшыруны Лилия Кыямова эфирга әзерләде һәм алып барды. Фотода җырчы Сөләймән Йосыпов.
-
Полиция начальнигы Хәйретдинов Айдар белән әңгәмә
Күптән түгел генә "Теләче" радиосы дулкыннарында Теләче полиция бүлеге начальнигы Хәйрентдинов Айдар белән терроризмга каршы тору чаралары турында әңгәмә яңгырап узган иде. Әлеге тапшыруның язмасын хәзер сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Тапшыруны эфирга Алсу Җиһаншина әзерләде һәм алып барды.
-
Россия халкына Төркиядә торак сатып алу яки арендалау тыелырга мөмкин
Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров Россия халкы өчен бер елга шундый тыюлар кертергә тәкъдим итә. Депутатның тәкъдимнәренә колак салынса, Россия халкына Төркиядә торак сатып алу гына түгел, аны арендалау да рөхсәт ителмәячәк. Ә кагыйдә бозучыларны 150 000-300 000 сумга штрафка тартмакчылар. Депутат фикеренчә, канун проекты Россия гражданнары һәм аларның чит...
-
Ана капиталы программасы тагын да озайтылды
Ышандырулар чынга ашты - ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Ишеткән булсагыз, берничә көн элек РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, идарә тармагы программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы канун проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә тапшырды, дип сөйләгән иде. Ә аңа кадшр ил Президенты Владимир Путин да...
-
Могъҗиза: юлбарыс белән кәҗә бер читлектә дус яшиләр! (Видео)
Бу көннәрдә бөтен дөнья интернеты шау килә - Россиянең Приморье краенда урнашкан Приморье сафари-паркындагы юлбарыс һәм кәҗә дуслашканнар да көннәр буе бер-берсенә тагылып янәшә йөриләр. Әлеге күренеш чынлап та могҗиза, чөнки ерткыч хайван, бигрәк тә бер кайчан да кулга ияләнтерелмәгән, һәрчак кыргый булып калган юлбарыс кәҗә кебек хайваннарны беренче күрүгә...
-
Рәшит Кәримуллин Россия композиторлар берлеге рәисе итеп сайланды
Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәримуллин Россия композиторлар берлегенең яңа рәисе итеп сайланды. Рәшит Кәримуллин - ТР композиторлар берлеге рәисе, 2010 елдан Россия композиторлар берлегендә урынбасар вазифасын башкарган иде. Берлекнең төбәк бүлеге рәисләре катнашында узган утырышта Кәримуллин бертавыштан диярлек сайланган - бер генә кеше каршы тавыш биргән, тагын берәү...
-
Бу кызык: җырчы Гөлгенәнең яңа анимацион клибын карамый калмагыз!
Популяр юмор остасы, автор-башкаручы Гөлгенә "Ирләргә булмый ярап" җырына үзенчәлекле клип төшергән. Үзе әйтүенчә, бу - татар эстрадасында беренче анимацион клип. "Элек "Заман" төркемендә андый клип бар иде, ләкин урыны белән генә. Ә бу тулысынча анимацион булды", - ди Гөлгенә. - Гөлгенә, карап торышка клип бик гади кебек тоела. Аны...
-
"Рубин" уенчысына матч вакытында кызып киткән өчен җәза бирделәр
Россия футбол берлегенең контроль-дисциплинар комитеты "Рубин" футбол командасы ярымсакчысы Благой Георгиевны өч матчтан читләштерде. Бу хакта комитет башлыгы Артур Григорьянц җиткергән. Исегездә булса, Россия чемпионатының 18 нче турында "Ростов"ка каршы уенда командалар кара-каршы сугыша язып калган иде. Ә җәнҗалның сәбәпчесе Благой Георгиев ике уенчының яңагына "менеп төшәргә" өлгерде. Инде хәзер...