Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бәйрәмнәрдә алкоголь белән агуланучылар саны биш тапкыр арта

Гадәттә хастаханәләргә 2-3 кеше эләксә, бәйрәмнәрдә андыйлар саны 25-30 кешегә җитә, - ди белгечләр.

Бәйрәм көннәрендә алкоголь продукциясе белән агуланучылар арта. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте. 

 

Аның сүзләренчә, гадәти көннәрдә агуланып, хастаханәгә эләгүчеләр 2-3 булса, бәйрәм көннәрендә мондыйлар саны 25-30 га җитә.

Белгеч әйтүенчә, сыйфатсыз алкоголь яисә кирәгеннән артык алкоголь кулланудан хастаханәгә эләгүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк. "Шулай ук спиртлы эчемлекләрне беренче тапкыр гына кулланучылар да бар", - диде Алия Насыйбуллина. 

Фото: Султан Исхаков

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X