18 декабрь 2018 яңалыклары
-
Зиннәтулла Билалетдинов – Татарстан Республикасында 2018 елның иң яхшы тренеры
Бүләкне “Ел спортчысы” чарасында тапшыру планлаштырылган иде, әмма “Ак Барс” остазы матч сәбәпле анда була алмады.
-
Бәйрәмнәрдә алкоголь белән агуланучылар саны биш тапкыр арта
Гадәттә хастаханәләргә 2-3 кеше эләксә, бәйрәмнәрдә андыйлар саны 25-30 кешегә җитә, - ди белгечләр.
-
“Синең үз тамашачың бар...”
Соңгы елларда татар эстрадасында кызыклы бер күренеш күзәтелә: ул да булса, гаилә шоу-бизнесы галәмәте диимме, ирле-хатынлы җырлаучы дуэтлар саны шактый ишәйде. Яхшымы бу, начармы? Һәрхәлдә, әлеге парларда дилбегә еш кына иркә ханымнар кулында була, башлыча аларның өне-тавышы өстенлек итә, җәмәгатенекен басып китә, дигәндәй.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды
Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты.
-
Казан WorldSkills 2019 чемпионатына волонтерлар әзерләү үзәге булды
Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатта илнең барлык төбәкләреннән 3,5 мең волонтер җәлеп ителәчәк.
-
2019 елның 1 сентябренә татар теленнән яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш
Илсур Һадиуллин Мәгарифне үстерү институты, КФУ һәм аның филиаллары дәреслекләрнең яңа буынын булдыруда бергә эшләргә тиешлеген әйтте.
-
Рөстәм Нәбиевне тормыш тагын сыный: күңелсез хәл булган [фото]
Танылган блогер, паралимпияче, 2015 елда казарма җимерелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиевнең тормышында күңелсез хәл булган. Гаиләсе белән Уфада булган чакта спортчының автомобилен караклар баскан. Җинаятьчеләр пассажирлар утыра торган алгы тәрәзәне ватып, видеорегистраторны урлаган.
-
Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак
Республиканың кайбер районнарында томан көтелә.