Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды. "Татнефть-Арена" боз сараенда ФИНА чемпионатына старт бирү тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле рәсми затлар катнашты....

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачу тантанасы булды. "Татнефть-Арена" боз сараенда ФИНА чемпионатына старт бирү тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле рәсми затлар катнашты.

Тантанага ярты сәгать кала, экраннарда 30 минут кирегә санала башлады. Шыгрым тулы зал өчен санаулы минутлар эчендә рюкзаклардагы сувенирлардан файдалану кагыйдәләре аңлатылды, тамашачыны җанландыру чаралары үткәрелде. Тамашачыларның күбесе шоуга кадәр хәтта ике сәгать алдан килеп, фойеда фотога төшеп, үзара аралашып, сер пәрдәсе каплаган шоу башлануы мизгелләрне көтте. Аларны матросларча киенеп алган волонтерлар каршы алды. Әйтергә кирәк, боз сарае су темасына туры китереп зәңгәр төскә күмелгән. Суы бәреп аккан "шарлавыкка" урнашкан сәхнәнең түрен FINAның XVI дөнья чемпионаты эмблемасы бизи, түшәм дулкыннарны хәтерләткән тукыма "ябынган", ә уртада - бер-берсенең эченә баткан бассейнда һәм аның өстендә күренешләр сурәтләнәчәк.

Шоу Россия Федерациясе гимны астында чемпионат хуҗасы булган Россия әләмен күтәрүдән башланды. Аннан соң аренага чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәре парады узды. "Пилигрим" дип аталган шоуда исә 200 дән артык балет, цирк, бию коллективлары артистлары, синхрон йөзү осталары, Татарстанның танылган җырчылары катнаша. Су, музыка, яктырткычлар, махсус эффектлар ярдәмендә алар бүген Су, Су стихиясе, Кеше һәм Тормыш турында кыйсса бәян итә...

Искәртеп узабыз: шоу 27 нче июльдән 2 нче августка кадәр 7 тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк.

"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X