Теләче Информ

«Деффчонки» сериалы йолдызы актриса Анастасия Денисова киявен Казанда тапкан

Күптән түгел 31 яшен тутырган «Деффчонки» сериалы актрисасы Анастасия Денисова Казан егете Богдан Осыкага кияүгә чыккан. Алар Казанда төшерелгән "Урта яшьтәге кыз" фильмында бергә эшләгән булганнар. Мәскәү кунагы бу фильмда төп рольләрнең берсен башкарган, ә Казан егете - оператор булып эшләгән. Алар уртак проектның беренче көннәреннән үк бер берсен ошатканнар,...

Күптән түгел 31 яшен тутырган «Деффчонки» сериалы актрисасы Анастасия Денисова Казан егете Богдан Осыкага кияүгә чыккан. Алар Казанда төшерелгән "Урта яшьтәге кыз" фильмында бергә эшләгән булганнар. Мәскәү кунагы бу фильмда төп рольләрнең берсен башкарган, ә Казан егете - оператор булып эшләгән.

Алар уртак проектның беренче көннәреннән үк бер берсен ошатканнар, ә фильмны төшерү эшләре тәмамланганнан соң, егет шунда ук Анастасия янәшәсендә булу өчен Мәскәүгә дә күчеп киткән.

Реклама

Мәскәү башкаласының бер ЗАГСында язылышканнан соң, яшьләр туганнарын һәм иң якыннарын чакырып ресторанда тыйнак кына мәҗлес уздырганнар.

Казан егете Мәскәү йолдызының ике баласы белән дә тиз уртак тел тапкан. Анастасия ике ул үстерә: 11 яшьлек Юра һәм 12 яшьлек Андрей. Андрей Анастасиянең үз атасы һәм үги анасының уллары. Алар халәк булганнан соң Денисова баланы уллыкка ала, дип хәбәр итә wday.ru сайты.

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: