Дөньядагы иң матур әби Казанда җанатарлар футбол кырына туй күлмәгендә чыкты
Grandma Universe 2018 Халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Илия Гарипова кичә Казанда җанатарлар фестивале мини-кырына футбол уйнарга туй күлмәгендә чыкты.
- Кичә "Казан-Арена" стадионында узган матчта Франция җыелма командасы Аргентинаны 4:3 исәбе белән отты.
“Мин мондый чараларда катнашырга яратам. Ирем дә футбол уйный, әлбәттә, элек мин дә футбол уйный идем, әмма туй күлмәгендә беренче тапкыр”, - дип сөйләде дөньядагы иң матур әби.
Кәләшләр матчы җанатарлар фестивале мәйданында кичә узды.
- Илия Гарипова Болгария халыкара конкурсында Россия данын яклаган. Жюри Казанда яшәүче 45 яшьлек ханымны галәмдәге иң матур әби дип таныган. Аның өч баласы һәм кечкенә оныгы бар.
- Валерия Белова
- Татар - информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев