1 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 36 градус эссе булачак
Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булачак. Бу турыда республика синоптиклары хәбәр итә.
-
Алан авылында китап тәкъдир итү кичәсе үтте
Алан авылында Фәрит Даутовның "Алан - аланлыкта туган авыл" дип исемләнгән китабы белән таныштыру кичәсе узды.
-
Учительница подловила школьника, идущего в туалет, и начала над ним издеваться
Отправляя ребёнка в образовательное учреждение, мы ожидаем, что там о нём позаботятся и будут хорошенько присматривать, независимо от того, детский сад ли это, дошкольная группа или начальная школа.
-
Россия банклары клиентларының биометрик мәгълүматларын җыя башлый
Россиядә клиентларның биометрик мәгълүматларын җыю хокукы бирүче закон үз көченә керде. Алынган мәгълүмат бердәм биометрик системада сакланачак. Бу хакта “Известия” газетасы яза.
-
Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде
Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр бүген үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Дөньядагы иң матур әби Казанда җанатарлар футбол кырына туй күлмәгендә чыкты
Grandma Universe 2018 Халыкара матурлык конкурсы җиңүчесе Илия Гарипова кичә Казанда җанатарлар фестивале мини-кырына футбол уйнарга туй күлмәгендә чыкты.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву ихтимал
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз яву ихтимал. Бу хакта Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматларына сылтама белән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Кайбычтагы ясалма сулыкта ир-ат баткан
Кайбыч районында ясалма сулык буасы янында 28 яшьлек ир-ат баткан.
-
Зәйдә ир-ат тыелган урында суга сикергән һәм баткан
Зәй районында исерек ир-ат тыелган урында суга сикергән һәм баткан.
-
Илсөя Бәдретдинова: “Тормышыма тыкшынганны кичермим”
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты.
-
ИлГәрәй ни өчен суд юлын таптый
Җырчы, телевидение алып баручысы ИлГәрәй соңгы айларда еш суд юлын таптый. Өч ай элек, һәлакәткә очрап, машинасына шактый зыян килгән. Җырчыны судның гадел хөкем чыгармавы, иминият компанияләренең акчаны аз күчерүе борчый. Шуңа, дөреслек эзләп, судтан судка йөри. Эш һаман дәвам итә.
-
Татарстанда юл казасында яңа туган бала һәм 10 яшьлек малай имгәнгән
Татарстанның Биектау районында ике җиңел машина бәрелешеп, яңа туган кыз бала һәм 10 яшьлек малай зыян күргән. Алар хастаханәләргә җибәрелгән.