Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Дума депутаты мәктәп укучыларына һөнәр сайлау өчен өстәмә бер ел бирергә тәкъдим итте

Василий Власов фикеренчә, Россиянең хәзерге мәгариф системасы заманча икътисади торышка туры килми.

Мәктәпне тәмамлаучыларга волонтерлык яки төрле оешмаларда практика узып, булачак һөнәрләрен ачыклау өчен - gap year, ягъни тагын бер ел бирүне ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Парламентарий белдерүенчә, әлеге мөрәҗәгатьне ул Россия мәгариф министры Ольга Васильевага җибәргән.

Депутат Россиянең хәзерге мәгариф системасы заманча икътисад торышына туры килми дип белдерде. Шул сәбәпле, югары уку йортын тәмамлаучылар үзләштергән һөнәрләре буенча эшләми.

 Моңа кадәр Власов хәзерге 11 еллык уку системасын 12 еллыкка алыштыру тәкъдимен керткән иде. Ул вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы үз җавабында мәктәптә белем бирүнең гамәлдәге системасын оптималь дип белдергән иде.

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев