Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Дым сөючән суалчан бәрәңгегә зыян сала

Соңгы вакытта бәрәңгедә булган авырулар буенча сораулар ешайды, бәрәңге турында без инде күп белсәк тә, без белмәгән корткычлар да бар икән әле. Без бу сорауны "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча, фитосанитария бүлеге дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхай улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек: - Бәрәңгенең дошманнары елдан-ел күбәя, шуларның берсе вак суалчан (кивсяк пятнистый). Бу...

Соңгы вакытта бәрәңгедә булган авырулар буенча сораулар ешайды, бәрәңге турында без инде күп белсәк тә, без белмәгән корткычлар да бар икән әле.

Без бу сорауны "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча, фитосанитария бүлеге дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхай улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек:

- Бәрәңгенең дошманнары елдан-ел күбәя, шуларның берсе вак суалчан (кивсяк пятнистый). Бу корткычны күпләр бәрәңге казыганда яки бакча эшкәрткәндә очратканнары бар. Бу суалчаннар бәрәңгенең эченә кереп оялыйлар һәм үрчиләр. Коры вакытта бу бөҗәкләр күренмиләр, дымлы вакытта алар өскә чыга. Суалчан 5-10 мм. Озынлыкта, нечкә ак җепне хәтерләтә, алар бәрәңге уңышына зур зыян салырга мөмкин. Көрәшү чаралары булып бөҗәк күренгән урыннарга тозак куярга кирәк. Моның өчен бәрәңгедә пәке белән чокып оя ясарга, бәрәңге эченә кереп тулган бөҗәкләрне җыеп алырга кирәк. Бөҗәкләр күп булган очракта актеллик, актара, фитоверм препараты белән эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар

2
X