28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә дә салкын булачак
29 ноябрь көнне Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшемнәр көтелми, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә 3-8, ә урыны белән -11 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез исә 1-6 градус салкын булыр дип фаразлана. intertat.ru
-
Кукуруз һәм көнбагышны гына җыеп аласы калган...
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә республика буенча орлыкка дигән кукуруз - 6 мең гектарда һәм көнбагыш 15 мең гектарда җыелмаган. Минитстр сүзләренчә, якын көннәрдә кырларда урып-җыю эшләре тулысынча тәмамланачак. Шул ук вакытта җирне кышка әзерләү һәм эшкәртү дә дәвам итә. Бу юнәлештә...
-
Әтнә районына - 25 ел
Кичә Олы Әтнә авылында Әтнә муниципаль районы барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты. Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәмгә җыелганнарны...
-
Мәчеттә - мөслимәләр очрашуы
29 ноябрь көнне 10 сәгатьтә Теләче авылында «Ихлас» мәчетендә Мөслимәләр очрашуы була. Очрашуда танылган язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың да катнашуы көтелә.
-
Ленар Яшен җитди юл һәлакәтенә юлыккан
Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли. "Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль...
-
Лениногорскида "КАМАЗ" күпердән төшеп киткән
Кичә Лениногорск районында Шөгер һәм Кәркәле авыллары арасындагы күпердән "КамАЗ" машинасы суга төшеп киткән. Бәхеткә, кабинада булган ике кеше дә исән. Алар хастаханәгә озатылган. intertat.ru
-
Дым сөючән суалчан бәрәңгегә зыян сала
Соңгы вакытта бәрәңгедә булган авырулар буенча сораулар ешайды, бәрәңге турында без инде күп белсәк тә, без белмәгән корткычлар да бар икән әле. Без бу сорауны "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча, фитосанитария бүлеге дәүләт тикшерүчесе Мөдәрис Габделхай улы Фәттаховка мөрәҗәгать иттек: - Бәрәңгенең дошманнары елдан-ел күбәя, шуларның берсе вак суалчан (кивсяк пятнистый). Бу...
-
Билгесезлек уңайсызлыклар өсти (электр энергиясе буенча)
Теләче электр челтәре Россия Хөкүмәте шартнамәсе нигезендә (2003 елның 26 нчы мартында чыгарылган 38 нче номерлы Федераль Закон буенча) физик һәм юридик затларга 15 кВтка кадәр техник шартлар бирә ала. Аннан артса, Алабуга электр челтәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, кулланучы безгә теге яки бу эшне башкаруны сорап гариза язганда үзенең...
-
Теләче мәдәният йортына Әниләр бәйрәменә чакырабыз!
29 ноябрь көнне илебез җәмәгатьчелеге Әниләр көне билгеләп узачак. Шушы уңайдан бүген, 28 ноябрь көнне район мәдәният йортында әниләребез хөрмәтенә зур тантана үткәрелә. Программада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов чыгышы, танылган язучы һәм сәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабын тәкъдир итү, яшь җырчыларыбыз Илназ Хәнәфиев белән Инсаф Бәдретдиновларның...