Реклама
Ел азагына кадәр Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бүген анда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы пленар утырышында катнашты. "Хәзерге вакытта мөселман телеканалының контенты эшләнә. Телеканал тиздән, әлегә...
Ел азагына кадәр Татарстанда мөселман телеканалы эшли башлар дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Болгар ислам академиясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе бүген анда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы пленар утырышында катнашты.
"Хәзерге вакытта мөселман телеканалының контенты эшләнә. Телеканал тиздән, әлегә Интернет аша, эшли башларга тиеш. Яңа елга кадәр, иншаллаһ, гамәлгә ашар", - диде мөфти.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз