Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Фәрит Мөхәммәтшин: “Әгәр дә авыл халкының хезмәтен күреп бәяләмәсәк, алар шәһәргә күчеп бетәчәк”

ТР парламенты депутатлары авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга кагылган закон проекты кабул итте. (Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге XIII утырышында "ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсешенә ярдәм итү турында"гы закон проекты каралды. Аны депутатларга экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты...

ТР парламенты депутатлары авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга кагылган закон проекты кабул итте.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге XIII утырышында "ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсешенә ярдәм итү турында"гы закон проекты каралды. Аны депутатларга экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, республикада 448 меңләп шәхси ярдәмче хуҗалык бар һәм авыл җирлегендә республика халкының 915 меңнән артыгы яши.

Халык хуҗалыкларында 290 мең баш эре мөгезле төрлек асрый, шул исәптән 120 мең сыер, 57 мең дуңгыз, 340 мең сарык һәм кәҗә һ.б. терлекләр.

Чәчү җирләренә килгәндә, 66 мең гектар мәйданга бәрәңге утыртыла, яшелчә чәчү мәйданы исә 10 мең гектардан да артып китә.

2006 елдан алып Татарстанда 143 мең гаилә ташлама белән 38,5 млрд сум күләмендә кредит алуга ирешкән. Ә процент ставкаларын каплау өчен бюджетттан 3,1 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

ТР парламентында каралган закон проекты авыл җирлегендә яшәүчеләрне эш белән тәэмин итү, аларның матди хәлен яхшырту, ТР территориясендә сату базарын даимиләштерүне күздә тота.

ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проекты хакында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үз фикерен җиткерде. "Безнең тарафтан бүген кабул ителгән закон проекты авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә, закон нигезендә нинди ярдәм күрсәтергә тиешлеген билгели. Күп субъектлар бу мәсьәләне күтәргәне юк. Без исә, закон нигезендә, аерым хуҗалыклар белән шөгыльләнергә, аларга продукция җитештерергә ярдәм итеп, алардан аны сатып алып, шәһәр базарларында сатуны оештыру мәсьәләләрен чишәргә телибез, - диде ул. - Республика халкының өчтән бер өлеше авыл җирлекләрендә гомер итә. Әгәр дә без аларның хезмәтен күреп бәяләмәсәк, ул халык авыллардан акрын гына шәһәргә күчеп бетәчәк. Без исә халыкны туган җирендә кызыксындырып, анда яшәргә калдырырга телибез".

tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев