Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Галимнәр дөньядагы иң борынгы ипигә тап булган

Иорданиядә казыну эшләре вакытында археологлар бик кызыклы табылдыкка очраган — алар якынча исәпләүләр буенча, 14 500 ел элек пешерелгән ипинең ташка әйләнгән калдыкларына тап булган.

Әлеге табылдык галимнәр өчен көтелмәгән ачыш булган, чөнки хәзер авыл хуҗалыгы барлыкка килгәнче үк кешеләр ипи пешерә башлаган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бу хакта Reuters чыганагы яза.

Табылдыктан аңлашылганча, ипине борынгы кешеләр кыргый иген үсемлекләреннән, шул исәптән, арпа, бодай һәм солыга вакланган үсемлекләр һәм су кушып пешергәннәр. Ул лаваш формасында булган һәм алачык уртасындагы таш идәндә куелган мичтә пешкән.

Фото: https://islam-today.ru

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев