Бетонболгаткычка егылып төшкән 39 яшьлек ир-атны техниканың "колаклары" бөтереп ала. Шуның аркасында зыян күрүченең үкчәсе киселә, кулы болгаткычның "колаклары" арасына кереп кысыла.
Тиз арада коткару хезмәтенә хәбәр ителә. Аның кысылып калган кулын чыгару өчен коткаручыларга "Макита" кисү җайланмасы ярдәмендә болгаткыч "колакларын" кисәргә туры килә. Ир-атны тиз арада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр карамагына тапшыралар.