Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иркутск өлкәсендәге Ия елгасында су ун метр чамасы биеклеккә күтәрелгән

Өлкәдә су басулар нәтиҗәсендә 25 кеше һәлак булды, җидесе хәбәрсез югалды.

Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә Ия елгасының биеклеге тагын 60 сантиметрга күтәрелеп, су күтәрелеше ун метрга диярлек җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы шәһәр хакимияте сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Моңа кадәр елгада суның биеклеге критик билгене (җиде метр) узып китүе хакында хәбәр ителгән иде инде. «Ия елгасында суның биеклеге 30 июльдә 10.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 5.00 сәгатьтә) 990 сантиметр (+25) тәшкил итте», - диелә хәбәрдә.

Тулунда шторм кисәтүе игълан ителгән. Шәһәр хакимияте сайтында хәбәр ителгәнчә, якындагы ике тәүлектә суның биеклеге 1150 сантиметрга кадәр күтәрелүе һәм елга тугаендагы торак пунктларны су басуы фаразлана.

  • Июнь ахырында Иркутск өлкәсендә 107 торак пункт, 11 меңгә якын торак йорт, 49 юл участогын су басты, 22 күпер җимерелде, 39 меңгә якын кеше зыян күрде. 25 кеше һәлак булды, җидесе хәбәрсез югалды. Табигать бәла-казасы Нижнеудинск һәм Тулун шәһәрләренә аеруча зур зыян салды.

Фото: скриншот инстаграм propeller.video

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев