Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Иске Җөри балалар бакчасында "Әнием кадерлем" исемле чара булып узды

Гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бөтен гомерен эченә ала. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында 28 ноябрьдә әниләр көненә багышланган "Әнием кадерлем" исемле бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә балалар үзләренең матур җырларын, шигырьләрен һәм дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Әниләребез үзләренең күңел җылысын биреп эшләгән...

Гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы "әни" сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бөтен гомерен эченә ала.

Безнең Иске Җөри балалар бакчасында 28 ноябрьдә әниләр көненә багышланган "Әнием кадерлем" исемле бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә балалар үзләренең матур җырларын, шигырьләрен һәм дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Әниләребез үзләренең күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләрен бүләк иттеләр. Әниләребез дә үзләренең сәләтләрен күрсәтеп балалар белән бергә конкурсларда катнаштылар.

Бәйрәмебез бик матур узды. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне ирештәребез, һәм барлык әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котлыйбыз.

Гөләндәм Зарипова
Иске Җөри балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Иске Җөри балалар бакчасында "Әнием кадерлем" исемле чара булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев