Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Канадада эсселектән 19 кеше үлгән

Канаданың көньяк провинциясе Квебекта 19 кеше аномаль эсселектән үлгән. Бу турыда җирле сәламәтлек саклау органнарына сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.

Төбәктә аномаль эссе һава торышы узган ялларда башланган. 19 кешенең 12се Квебекның иң зур шәһәре Монреальдә үлгән. 

Монреаль Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Милен Дрюон хроник авырулары, психик тайпылышлары булган, ялгыз, кондиционерсыз озак вакыт торучылар үлү куркыныч бар дигән.

Аның сүзләре буенча, соңгы тапкыр аномаль эсселек 2010 елда булган. Бу вакытта эсселектән 106 кеше үлгән. 

Метеорологлар җомгага кадәр биредә эссе һава торышы сакланачак дигән.

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X