Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан дары заводында төнлә кабат янгын чыккан

Гадәттән тыш хәл чәршәмбегә каршы төндә булган. Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган. Янгын бер катлы кирпеч бинада чыккан. Коткару хезмәтенә бу хакта 01:38 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр урынга өч минут эчендә килеп җитә. Коткаручылар әйтүенчә, алар килгәндә тәрәзә уемнарына ут капкан була. 100 квадрат метр мәйданга таралган янгын...

Гадәттән тыш хәл чәршәмбегә каршы төндә булган. Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

Янгын бер катлы кирпеч бинада чыккан. Коткару хезмәтенә бу хакта 01:38 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр урынга өч минут эчендә килеп җитә. Коткаручылар әйтүенчә, алар килгәндә тәрәзә уемнарына ут капкан була. 100 квадрат метр мәйданга таралган янгын 02:07 сәгатьтә сүндерелә.

Шартлау, төтен яисә башка зыянлы химик матдәләрнең әйләнә-тирәгә таралу куркынычы юк, диелә. Тикшерү эше бара.

Интертат

фото: rbc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев