Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан табиблары дүртенче каттан егылып төшкән баланың гомере өчен көрәшә

Ике яше дә тулмаган бала Казанның Спартак урамында урнашкан йортның дүртенче катыннан килеп төшкән. Сабый тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәренә таянган

Аны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ул ниндидер могҗиза белән генә исән калган. 
 
"Балага бер яшь тә ун ай. Ул реанимациядә ята, аның хәле тотрыклы", дип китерә хастаханә вәкиле сүзләрен "Вечерняя Казань". 
 
Сабыйның баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгән, бот сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән. 
 
Әле 2 июньдә генә Казанда биш яшьлек малай 7нче каттан егылып төшеп һәлак булган иде. 
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X