Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты уза

16-21 февраль көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәргеләр өчен Европа беренчелеге уздырыла. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы әлеге чемпионат Рио-де-Жанейродагы Уеннар алдыннан спортчыларга Олимпиада лицензиясе алу өчен кирәкле очколар тупларга булышачак соңгы зур турнирларның берсе булачак. Бадминтон буенча әлеге...

16-21 февраль көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәргеләр өчен Европа беренчелеге уздырыла.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы әлеге чемпионат Рио-де-Жанейродагы Уеннар алдыннан спортчыларга Олимпиада лицензиясе алу өчен кирәкле очколар тупларга булышачак соңгы зур турнирларның берсе булачак.

Бадминтон буенча әлеге дәрәҗәгә ия турнир Казан гына түгел, гомумән, Россиядә дә беренче тапкыр гына уздырыла. Чемпионат хуҗасын билгеләгәндә Россия спортчыларының дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгышы да этәргеч ясады. Белгечләр фикеренчә, үз мәйданында Россия спортчылары иң югары урыннарга дәгъва кылырга тиеш.

Ярышлар Европаның иң көчле бадминтончыларын үзенә җыяр дип көтелә. Россия дә көчле состав белән чыгыш ясарга җыена. Ике турнирда да 39 илдән 450ләп бадминтончының катнашуын көтәләр. Ярышларны 76 халыкара һәм милли хөкемдар хөкем итәчәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев