Гадәттән тыш хәл кичке сәгать 6лар тирәсендә булган. 1961 елгы ир-ат 3 каттан ни сәбәпледер югарыга хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аска мәтәлгән. Алай гына да түгел, ул астагы кеше өстенә егылган. Югарыдан егылып төшкән әлеге ир-ат урында ук үлгән. Ә сәүдә үзәгенең аскы катында кешене хастаханәгә озатканнар. Тикшерү алды эше кузгатылган.
Исегездә булса, Казанда шуңа охшаш хәл 2010 елда да булган иде. Ул вакытта 21 яшьлек егет кызы өчен 3 нче каттан аска ташланган иде.