14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Теләчедә икътисад һәм финанслар институты вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты
КФУның икътисад һәм финанслар институты Рәсәй күләмендә әйдәп баручы җитди югары уку йортларының берсе. Күптән түгел әлеге мәртәбәле уку йортыннан вәкилләр Теләчедә дә булып киттеләр. Алар белән очрашуга Теләче районының 11 сыйныф укучылары катнашты. Алар әлеге чарада үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Укучылар белән булган очрашуда район хакимиятенең апарат җитәкчесе...
-
Әлмәттә "Гражданский университет - Идель" тыңлаучыларының йомгаклау сессиясе булды
11-13 декабрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә партия проекты кысаларында оештырылган "Гражданский университет - Идель" тыңлаучыларының йомгаклау сессиясе булып узды. Өченче ел рәттән уздырылучы әлеге проектның быелгысында бер йөздән артык тыңлаучы катнашты. Сессия эшендә күренекле партия һәм дәүләт җитәкчеләре, сәясәтчеләр, социологлар катнашты һәм чыгыш ясадылар. Быелгы сессиянең төп темасы булып 2016 елда...
-
Их, Гайфи... (шаян хикәя)
Беркөнне урамда ничәдер ел бер парта артында утырган классташым Айкыяны очраттым. Әз генә дә үзгәрмәгән, элек ничек киенә белми иде, хәзер дә нәкъ шулай - өстендә чәчәкле юка ситсы күлмәк кенә. Карап торышка гади тоелса да, Айкыя эшне кызу тотты: "Әйдә, бер утырыйк әле", - дип, мине якындагы кафега өстери...
-
"Рубин"ның яңа баш тренеры кем булыр?
"Рубин" уенчылары ялга китте. Диңгез буена юл тотар алдыннан узган соңгы очрашуда Казан командасы Франциядә җирле "Бордо" белән ничьяга уйнап, Европа Лигасыннан да төшеп калды. "Рубин"ның баш тренер Валерий Чалый кулы астында чыгыш ясаган соңгы очрашуы булды бу. Һәрхәлдә клуб җитәкчелеге командага яңа тренер эзләгәннәрен һәм аның чит ил белгече...
-
Сезнең эштә корпоратив булачакмы? (сораштыру)
Итәк-чабуларны җыяр чак булса да, быел күп кенә оешмалар Яңа ел корпоративын уздырырга җыена. Күптән түгел "Работа.Mail.ru" порталы уздырган сораштыруда респондентларның 35 проценты шулай дип белдергән. Шулай да җитәкчеләрнең күбесе (45 процент) хезмәткәрләргә артык купшы кичә вәгъдә итми икән. Быелгы корпоративта бернинди танылган җырчы, иҗат коллективы да чыгыш ясамаячак, дип...
-
Бәйрәм яллары елына 3 көн генә калырга мөмкин
Россия Дәүләт Думасы депутатлары ел буена була торган барлык бәйрәм көннәренең өчесен генә ял көне итәргә, дигән тәкъдим белән чыккан. Бу көннәр - 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне һәм 12 июнь - Рәсәй көне. Депутатлар әйтүенчә, ел дәвамында бәйрәм ял көннәренең күп булуы ил халкына...
-
Казанда гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза
14-15 декабрьдә Россия ислам университетында гарәп теле һәм ислам тәртипләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза. Олимпиаданың максаты - ислам фәннәре һәм гарәп телен өйрәнү буенча сәләтле студентларны ачыклау. Әлеге белем бәйгесендә Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечен республикасы, Ингушетия, Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка 20ләп төбәктән мөселман уку йортында белем алучылар катнаша. Олимпиада...
-
11 декабрь көнне узган "Дин һәм Әхлак" тапшыруы
Сезнең игътибарга 11 декабрь көнне 106.1 фм ешлыкларында эфирга чыгучы "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгыраган "Дин һәм Әхлак" тапшыруының язмасын тәкъдим итәбез. Тапшыруда сез Теләче урта мәктәбе укытучысы Фазлыева Мәрзия Зиннур кызы белән әңгәмә ишетәчәксез. Тапшыруны эфир өчен Лилия Кыямова әзерләде һәм алып барды.
-
Мөһим тема: социаль мошенниклардан саклану ысуллары (радио тапшыруы)
Теләче районы полиция бүлеге начальнигы Хәйретдинов Айдар Фоат улы белән әңгәмә. Әлеге әңгәмәдә бик мөһим тема күтәрелә - мошенниклар темасы. Тапшыруда ничек итеп алданудан сакланып калырга мөмкин, шулар турында мәгълүмат бирелә. Тапшыруны Алсу Җиһаншина эфирга әзерләде һәм алып барды.
-
Ставрополь өлкәсендә самолет һәлакәткә юлыккан
Тикшерү органнары очкычның һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен тикшерү белән мәшгуль. Әлегә ике фараз карала. Һәлакәт кичә, 13 декабрьдә, булган иде. Көндезге сәгатьләрдә Ставрополь краенда җиңел моторлы спорт самолеты һәлакәткә юлыга. Җиргә мәтәлеп төшкән очкычка ут капкан, самолет бортында булган дүрт кеше һәлак булган. Алар Оренбург кешеләре, диелә. Самолетның һәлакәткә юлыгуы очучының...
-
Казанда бер кеше эскалатордан егылып төшеп үлгән
Кичә, 13 декабрьдә, Казанның Ямашев проспектында урнашкан мәгълүм бер сәүдә үзәгендәге эскалатордан ир-ат егылып төшеп үлгән. Гадәттән тыш хәл кичке сәгать 6лар тирәсендә булган. 1961 елгы ир-ат 3 каттан ни сәбәпледер югарыга хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аска мәтәлгән. Алай гына да түгел, ул астагы кеше өстенә егылган. Югарыдан...
-
Биектау районында исерек машина йөртүче гаебе белән бер кеше һәлак булган
Биектау районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамлана - бер кеше һәлак була. М-7 трассасының 3нче километрында, Биектау поселогы янында Range Rover машинасының руле артында утырган исерек адәм Иж-Юпитер-4 мотоциклын бәрдерә. Нәтиҗәдә 26 яшьлек мотоцикл йөртүчесе алынган тән җәрәхәтләреннән вафат була. Мәгълүмат һәм фотолар sntat.ru сайтыннан алынды
-
Татарстанның пенсионерлар оешмасы - Россиядә иң яхшысы
Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге 2015 елның нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешма дип табылды. Икенче урында - РФ Пенсионерлар берлегенең Алтай крае һәм Новосибирск өлкәсе бүлекләре. Өченчедә - Курск һәм Вологодск өлкәләре. Финалистларның ел дәвамындагы эшчәнлеге 17 төрле күрсәткечкә карап бәяләнде. Җиңүчеләр акчалата бүләкләнде. Берлекнең төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь...