Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанда KAZAN TOURISM FORUM 2017 ачылды

Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексы мәйданчыгында, KAZAN TOURISM FORUM 2017 ачылды, ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумга дөнья туристлык объектлары идарәчеләре арасыннан дистәләгән спикер һәм 1,5 мең тыңлаучы җыелды. Чарада Россия, Греция, Португалия, Чехия һәм Венгриядән 20дән артык әйдәп баручы белгеч катнаша. Форум ике елга бер мәртәбә...

Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексы мәйданчыгында, KAZAN TOURISM FORUM 2017 ачылды, ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Форумга дөнья туристлык объектлары идарәчеләре арасыннан дистәләгән спикер һәм 1,5 мең тыңлаучы җыелды.

Чарада Россия, Греция, Португалия, Чехия һәм Венгриядән 20дән артык әйдәп баручы белгеч катнаша.

Форум ике елга бер мәртәбә уза һәм күп кенә фикер алышу мәйданчыкларын, семинар һәм лекцияләрне үз эченә ала.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, форумдагы темалар һәм гомуми юнәлешләр туристлык базары тенденцияләреннән чыгып сайлана. Әгәр 2015 елда территориаль маркетинг үсеше һәм бренд эволюциясенә басым ясалса, быел исә туристлык территорияләре белән комплекслы идарә итү чараның төп темасы булачак.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев