2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Ноябрь аенда нинди бакча эшләре көтә?
Айның беренче декадасында җиләк-җимеш агачларын кимерүчеләрдән саклау эшләрен төгәлләгез. Акшарланган булуына карамастан, алмагачларның кәүсәләрен, кимерүчеләрдән һәм март аенда кояш пешерүдән саклау өчен, камыш, кура җиләге сабагы, чыршы ботаклары белән бәйләгез. Октябрь аенда өлгермәгән булсагыз, алмагач, грушаның кәүсәләрен акбур эремәсе белән акшарлагыз. Бакча җиләге түтәлләрен яфрак, камыш белән каплагыз. Чиянең суыкларга...
-
Бала тудыру йортында алмашкан балалар язмышы: кызлар күршедә үз әниләре яшәгәнен белми дә [тормыш хәле]
Альбина Кильдиярова - Башкортстан эстрадасында танылган кеше. Талантлы җырчы, шагыйрә һәм композитор. Сәхнә образларын да үзе уйлап чыгара, күлмәкләрен үзе тегә. Тик сүзебез Альбинаның иҗаты түгел, ә язмышы турында. Тугач, өч яшь ярымга кадәр ул чит кешеләрдә яши. Янәшәдә генә үз әнисе яшәгәнен белми дә. Әнисенең дә башына бу уй...
-
Быел кыш нәрсә модада булачак?
2018 елгы кышта бик күп кием мехтан тәкъдим ителә. Кайбер фасоннар 50 нче еллар модасын кабатлый. Әмма мехларының гадәти булмаган төсләре белән кызыклы образлар барлыкка килә. Дизайнерлар гүзәл затларга быелгы сезонда сыланып торган карандаш-күлмәкләр кияргә киңәш итә. 40 нчы еллар стилендәге күлмәкләр дә актуаль булачак. Аларның озынлыгы тездән аста булырга...
-
Габделфәт Сафин татар теле турында "текә" җыр яздырган (ВИДЕО)
Татар җырчылары бердәм булып татар теле һәм милләт өчен көрәшкә кушылды. Моңа дәлил буларак яңа җырлар барлыкка килә башлады. Гәбделфәт Сафин "Бөек татар" исемле җыр яздырган. Видеоны караучылар: "Габделфәт абый, син текә!" - дип язган. Сез дә карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=20497http://matbugat.ru/news/?id=20497
-
Читтә дип читкә тибәрмиләр
Шәдке - Теләче районында үзенчәлекле авылларның берсе. Биредә халык тырыш, булдыклы, башкаларга ялынмыйча эшли белә. Бу авылны тагын бер күреп кайту теләге күптәннән бар иде. Сәфәребез шул якка булганга сөендек, тик район үзәгеннән ерак булуы гына хафага салды. Әмма борчылуыбыз юкка булган икән. Юлы булгач... Моңарчы район үзәгеннән 50 чакрым...
-
"Простоквашино" мультфильмының яңа серияләре кайчан чыгачагы билгеле булды
"Союзмультфильм" "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе чыгуын хәбәр итә. Танылган "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе Эдуард Успенский әсәрләре буенча 2018 елда гыйнвар ахырында чыгачак. "Беренче алты минут (һәр серия 6 минут бара) 2018 елның гыйнвар ахырына әзер була", - дип җиткергән студия директоры Борис Машковцев ТАСС агентлыгына интервьюда, дип хәбәр итә "Известия"...
-
«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»
Хәсрәт киләсен алдан сизә күңел. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да, җанга урын таба алмыйсың, эшкә кул тартмый. Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Тәнзилә Сабитовага да бу кичерешләр яхшы таныш. Моннан 5 ел элек берничә атна рәттән юньләп йоклый алмый ул. Гаиләсе бөтен, ике баласы, ире дә янында югыйсә. Тик...
-
Билге куярга онытма! Юкса, штраф түләвең бар
Кыш таулар артында түгел, менә-менә килеп җитәчәк. Машиналы кешеләргә тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга вакыт. Хәзер тәгәрмәчләрен алыштырган һәр водитель арткы тәрәзәсенә махсус билге ябыштырырга тиеш. Югыйсә - 500 сум штраф. "Шипы" билгесе кызыл өчпочмак рәвешендә була, уртасына кара "Ш" хәрефе төшерелгән. Фигураның бер ягы 20 сантиметрдан да ким булмасын. http://kiziltan.ru
-
Балаларга салкын тигәндә… Температураны төшерү дөресме?
Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә». Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк. Температураның файдасы да юк түгел. Ул...
-
Кулларыңны сабынлап юсаң, чир тимәс
Елның теләсә кайсы фасылында да йогышлы эчәк авырулары килеп чыгуы ихтимал. Авыру азып киткәндә ул хәлне бетерә, организмны көчсезләндерә, чирнең башкаларга йогуы да бик мөмкин. Бер караганда, өстәл тирәсенә килгәндә, ризык әзерләргә җыенганда кулларны сабынлап юарга кирәклеген искәртеп торасы да юк - ул һәркем үтәргә тиешле гомумгигиена кагыйдәсе. Һәм чиста...
-
Карбызны кышка саклау буеча КИҢӘШЛӘР
Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса,...
-
Ноябрьгә халык сынамышлары
Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә. 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар...
-
Казанда KAZAN TOURISM FORUM 2017 ачылды
Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексы мәйданчыгында, KAZAN TOURISM FORUM 2017 ачылды, ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумга дөнья туристлык объектлары идарәчеләре арасыннан дистәләгән спикер һәм 1,5 мең тыңлаучы җыелды. Чарада Россия, Греция, Португалия, Чехия һәм Венгриядән 20дән артык әйдәп баручы белгеч катнаша. Форум ике елга бер мәртәбә...
-
Основные причины пожаров !!
Управлением надзорной деятельности и профилактической работы Главного управления МЧС России по Республике Татарстан проведен анализ пожаров, гибели и травмирования людей на них. Так, за 9 месяцев 2017 года в республике произошло 2398 пожаров (что на 2,08% меньше, чем за АППГ (2449)), в огне которых погибло 90 человек (что на 2,17%...
-
Хатын-кызның сабые туарга да өлгерми үлгән
Бала тудыру йортына 23 яшьлек хатын-кызны китергәннәр һәм табиблар үз эшен башлаган. Билгесез сәбәпләр буенча сабыйның гомере туарга да өлгерми өзелгән. - Хәзерге вакытта хатын-кызның хәле ярыйсы гына. 1 ноябрь көнне ул өенә кайтып китте. Бала югалту зур кайгы ул. Ходай ярдәм бирсен үзенә, - диде Алабуга үзәк район хастаханәсенең...