Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган уртак күргәзмә ачылды (ФОТО)

Кичә, 14 сентябрьдә, ТР Милли музеенда татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачылды. Тантананы Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева алып барды. Күргәзмә кунакларын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры...

Кичә, 14 сентябрьдә, ТР Милли музеенда татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачылды. Тантананы Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева алып барды. Күргәзмә кунакларын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова сәламләде.

Экспозиция белән Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова һәм Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова таныштырды. Тинчурин театры артистлары исә әлеге театр сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесалары буенча куелган «Сүнгән йолдызлар», «Сакла, шартламасын!», «Американ» һәм башка спектакльләр турында сөйләде.

Искәртеп узыйк: күргәзмәдә беренче тапкыр тамашачы игътибарына Тинчурин театры, ТР Милли музее, Салих Сәйдәшев музее фонларында сакланган, моңа кадәр күрсәтелмәгән кызыклы һәм уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында - спектакльләрдән декорацияләр фрагментлары, киемнәр, реквизитлар, шулай ук драматургның һәм башка театр эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Экспозиция шулай ук Тинчурин театрының бөек драматург тарафыннан нигез салынган традицияләрне дәвам иткән бүгенге иҗат эшчәнлеге турында сөйли.

Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X