15 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Минзәлә районында трактор пассажиры һәлак булган
Татарстанның Минзәлә районында трактор әйләнү аркасында аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген иртән 112 номерына Югары Тәкермән авылында МТЗ-1221 тракторы әйләнүен хәбәр итәләр. Һәлакәт булган урынга Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре...
-
Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле җилдән 15 кеше зыян күргән
Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле җилдән 15 кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән. Бу хакта ТАСС башкала һәм өлкәнең медицина хезмәтенә сылтама биреп яза. Аерым алганда, Мәскәүдә өскә төшкән агач ботакларыннан 8 кеше җәрәхәт алган, аларның алтысы, шул исәптән бер бала да хастаханәгә китерелгән. Мәскәү өлкәсендә җиде кеше зыян...
-
15 сентябрь көнне Үзәк мәдәният йортында район күләм ата-аналар җыелышы булып узды
15 сентябрь көнне Үзәк мәдәният йортында район күләм ата-аналар җыелышы булып узды "Гаилә һәм мәктәп - куркынычсызлык территориясе " дигән темага багышланган җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин, район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова, район прокуроры Рим Сөнгатуллин,мәктәп директорлары,сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар комитеты рәисләре һәм башкалар катнашты. Җыелышта ялгын куркынычсызлыгы,...
-
Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримова үзенең туган көнен билгеләп узды.
15 сентябрь көнне Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галимөхәммәт кызы Кәримова үзенең туган көнен билгеләп узды. Данлыклы Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Артём Галиев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә...
-
Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган уртак күргәзмә ачылды (ФОТО)
Кичә, 14 сентябрьдә, ТР Милли музеенда татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачылды. Тантананы Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева алып барды. Күргәзмә кунакларын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры...
-
Җылы һава торышы кайчанга кадәр сакланачак?
Татарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә. Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлеге җылы һава торышын шартлыча гына «әбиләр чуагы» дип атарга була. "Классик «әбиләр чуагы» - ул начар һава торышыннан соң, коры һәм кояшлы һава...
-
Сентябрь аенда бакча эшләре
Җиләк-җимеш агачларын кышка әзерләү җәй айларында ук башлана. Ә төп эшләр нигездә, сентябрь-октябрь айларында үткәрелә. Җимеш бирә торган агачларның җимешләрен җыеп бетергәннән соң, терәүләре алына, дезинфекцияләнә. Һәм пирамида рәвешендә өеп, кышка саклауга куела. Кура җиләгенең җиләк биреп бетергән тармакларын, зәгыйфь һәм шулай ук артык яшь ботакларын кисәләр. Карлыган һәм крыжовникның...
-
Тирес урынына — арыш
Хәзер авылларда да тирес табу проблемага әверелеп бара. Шәһәрдә ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була. Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәргә була. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна....
-
Татарстанның бердәм һәм бердән-бер мөфтиятенә – 25!
Ислам татар халкының формалашуы һәм үсешендә төп роль уйнаган, аның холкын, гореф-гадәтләрен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен билгеләгән. Бабаларыбыз күз карасыдай саклаганга күрә, иман бүгенге көнгә кадәр татар күңелендә яши бирә. Шушы бәһасез олы мирасны җуймыйча халыкка җиткерүдә, мөселманнарның дин тотуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә булган хокукларын, мәнфәгатьләрен кайгыртуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния...
-
Əнвәр Нургалиев: «Бу сынау – тормыштагы иң авыр вакыт булып калсын иде, дип телим»
Башкортстан тамашачысы өчен Әнвәр Нургалиев күптән танылган җырчы булса да, Татарстан өчен ул - яңа исем. Әмма күрше республика халкы да аны шундук яратты һәм Әнвәр бүгенге көндә Татарстан районнары буйлап тулы заллар белән концерт куеп йөри. - Әнвәр, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? - Аллага шөкер, бар да яхшы! Гастрольләрдә без....
-
Казанда 12 яшьлек кыз бала машина астына эләккән
Казанда "Киа Рио" машинасы 12 яшьлек кыз баланы бәрдергән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте. Кичә кич 37 яшьлек машина йөртүче Четаев урамындагы 27нче йорт каршында юлны светофорның кызыл уты янганда йөгереп чыгарга уйлаган мәктәп укучысын бәрдергән. Нәтиҗәдә, кыз бала тезе җәрәхәтләнеп һәм күпсанлы...
-
Бәрәңге ник карала?
Шактый кеше очрашадыр бу хәл белән: пешереп бераз суына башлагач, бәрәңге карала. Моның сәбәбе нидә соң һәм аны ашарга ярыймы? Белгечләр әйтүенчә, каралган бәрәңгенең сәламәтлек өчен зыяны юк, шуңа күрә аны, кыяфәте авыздан су китерерлек булмаса да, курыкмыйча ашказаныңа озата аласың. Сәбәбенә килгәндә... Бәрәңге нигездә минераль ашламалар һәм нитратлар артык...
-
Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле.
Илленче еллар азагы бу. Миңа җиде яшьләр чамасы. Иртән сарык бәтиләреннән гайре мине уятучы да юк, туйганчы йоклыйм диярлек. Салкын тимәсен дип, кышларын бәтиләрне берничә атна өйдә тоталар, мич артындагы аралыкка биклиләр. Менә шуннан чыксалар гына алар иркенләп уйный-шаяралар, йоклаганда, хәтта өстемә сикереп менеп һәм нәни тоякларын тырпайтып, юрган аша...