Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Куллану кәрҗине 2021 елга кадәр үзгәрешсез калачак

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакының хәзерге куллану кәрҗине буенча исәпләнгән яшәү минимумына бәйле булганга, әлеге азык-төлек җыелмасын 2021 елга кадәр элеккечә калдыру карарын кабул иткән. Бу закта "Известия" яза. Алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәрен исәпкә алып, туклану кәрҗиненә төзәтмәләр кертергә уйлаган булган, аннан бу...

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакының хәзерге куллану кәрҗине буенча исәпләнгән яшәү минимумына бәйле булганга, әлеге азык-төлек җыелмасын 2021 елга кадәр элеккечә калдыру карарын кабул иткән. Бу закта "Известия" яза.

Алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәрен исәпкә алып, туклану кәрҗиненә төзәтмәләр кертергә уйлаган булган, аннан бу уйдан баш тартканнар.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, августта куллану кәрҗине бәясе 3839,9 сум булган. Бу алдагы айлар белән чагыштырганда 5,6 процентка ким. Анда 34 төр азык-төлек керә: ипи, шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер эшләнмәләре, диңгез продуктлары һәм башкалар.

Кайбер экспертлар минималь куллану җыелмасы, беренче чиратта, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәренә туры килергә тиеш, дип саный. Яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимешне арттырырга, ә камыр, ярма ризыкларын киметергә тәкъдим ителә.

Эксперт билгеләп үтүенчә, хәзерге кәрҗин җыелмасы актуаль түгел, кулланучылар күптән инде ул продуктларны сатып алмый.

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елга минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләү бурычын йөкләде. Шулай да бу ике күрсәткечне бөтенләй тигезләү 2019 елдан соңга калмый башкарылыр.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев