Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Максабаш балалар бакчасы башкаларга үрнәк

19 ноябрь көнне Максабаш балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , "Велосипедчы өчен юлда йөрү кагыйдәләре һәм билгеләре" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максат - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. оМаксабаш балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында...

19 ноябрь көнне Максабаш балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , "Велосипедчы өчен юлда йөрү кагыйдәләре һәм билгеләре" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максат - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. оМаксабаш балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Дәресне карарга әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәтте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев